Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда  өч баласы булган 150 мобилизацияләнгән ир-атны өйләренә кайтарачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны сугышка җибәрүне кичектергәннәр диелә.

Татарстанда 16 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 150дән артык ир-атны сугышка җибәрүне кичектергәннәр. Бу хакта республика хәрби комиссариатының ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котинга сылтанып "Татар-информ" яза.

Хәзер бу ир-атларны өйләренә кайтару процессы бара диелә.

Элегрәк Татарстанда өч балалы ирләрне мобилизацияләү карары гамәлдән чыгарылды.

Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда балигъ булмаган өч балалы бер генә атаны да мобилизацияләмәделәр дип белдергән иде.

"Бердәм Русия" күп балалы аталарны сугышка алуны кичектерү өчен тавыш бирүдән баш тарткан иде. Кичектерүне КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" фиркаләре хуплады.

Шул рәвешле Русия думасы күп балалы аталарны һәм инвалид балалары булучыларны мобилизациядән азат итүне кануни теркәмәде. Югыйсә Русия саклану министрлыгы элегрәк андыйларны сугышка алмаячакларын әйткән иде.

Хәзерге кануннарга ярашлы, мобилизация 16 яшькәчә дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булганнар өчен генә кичектерелә ала.

"Медиазона" октябрь уртасына Татарстаннан 12,4 мең кешене мобилизацияләгәннәр дип хәбәр иткән иде.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG