Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә аннексияләгән төбәкләрдә әйләнешкә кертү өчен 900 миллиард сум кәгазь акча кирәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия аннексияләгән  Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә бу акчалар берничә ай эчендә җибәрелергә мөмкин диелә.

Русиянең Украинадан аннексияләгән яңа төбәкләрен финанс ягыннан тәэмин итү өчен 900 миллиард сум кәгазь акча кирәк. Русия банклар берлеге вице-президенты Алексей Войлуков шулай дип саный. Бу хакта "Известия" яза .

Җитәкче мәгълүматынча, 2022 ел башында Русиядә 145,5 миллион кеше яшәгән. Ул чакта әйләнештәге кәгазь акчаларның күләме 14ләп триллион сум булган - бу кешеләрнең кулларындагы, банк кассаларындагы, оешмалардагы һәм кибетләрдәге кәгазь акчалар. Шул рәвешле, бер кешегә 100 меңләп сум кәгазь акча туры килгән.

Аннексияләнгән Украина төбәкләрендә "алты миллионлап кеше яшәвен исәпкә алганда, якынча 500-600 миллиард сум кәгазь акчага ихтыяҗ булачак. Әмма әлегә бу төбәкләрдә түләү инфраструктурасы бик зәгыйфь, карта белән түләү өчен банкоматлар һәм терминаллар әз. Шуңа анда кәгазь акчалар якынча 1,5 тапкырга күбрәк кирәк булачак, бу исә 0,9 триллион сум", дип исәпләп чыгарган Войлуков.

Русия аннексияләгән төбәкләргә бу акчалар берничә ай эчендә җибәрелергә мөмкин.

  • 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм итте. Сентябрьдән башлап Украина һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ашыгыч рәвештә Украинаның бу җирләрен Русиягә кушу турында референдумнар уздырдылар.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
  • Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG