Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телле белгечләр өчен eshlim.tatar сервисы эшли башлады


eshlim.tatar порталының баш бите
eshlim.tatar порталының баш бите

Проект бушлай хезмәт күрсәтә һәм аны татар телле эшче-хезмәткәрләрне эзләүчеләр куллана ала ди сервисны әзерләүчеләр. Аның авторы - блогер Айнур Әхмәтов.

Татарча сөйләшүче белгечләр, татар телендә хезмәт күрсәтүчеләрне табарга булышучы eshlim.tatar сервисы эшли башлады.

Проект бушлай хезмәт күрсәтә һәм аны татар телле эшче-хезмәткәрләрне эзләүчеләр куллана ала ди сервисны әзерләүчеләр.

"Татар телен белүчеләр үзләренең кирәклеген һәм моның белән акча эшли алуларын белсеннәр. Шуңа күрә без татарча белүе ярдәмендә акча эшләргә теләгән белгечләрне эзлибез, әйтик тәрҗемәчеләр, алып баручылар, артистлар, бала тәрбияләүчеләр, укытучыларны. Яисә алар нинди дә булса татар тематикасы белән шөгыльләнергә тиешләр: дизайнерлар, маркетологлар, оештыручылар, тикшеренүчеләр", ди алар.

Проект авторы Айнур Әхмәтов бу – татар телен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип саный.

"Тикшеренүләр күрсәткәнчә, телне саклау өчен, аны өйрәтергә һәм кулланырга стимул булырга тиеш. Төп стимулларның берсе - икътисади. Проектның беренче максаты – дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан татарча хезмәт күрсәтә алган кешеләргә акча эшләү мөмкинлеге бирү, аларга мөштәри табуны җиңеләйтү. Икенче максаты – заказ бирүчегә татарлар арасыннан белгеч табарга ярдәм итү. Кайвакыт гаиләгә бала караучы кирәк, туй алып барырга татар тамадасы кирәк, эшмәкәрләргә татарча сайтлар, дизайн һәм реклам кирәк була ала, кран төзәтергә килгән сантехник та татарча сөйләшә алыр иде", ди ул.

  • Татар активисты, блогер, эшмәкәр, 28 яшьлек Айнур Әхмәтов Уфада туган, Петербурда укыган, яшәү өчен Казанны сайлаган. Ул Азатлыкка Татарстанда яшәү рәхәт дип сөйләгән иде. Әмма шул ук вакытта эшләү өчен мөмкинлекләр кими дип искәртте, Instagram бизнесы ябылуны мисалга китерде. "Бер яктан каласы килә. Икенче яктан каласы килми. Нишләргә белмибез", диде ул.
  • Әхмәтов Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын кабул итә алмаучыларның берсе иде, фейк турында канун кабул ителсә дә ул үзенең социаль челтәрләре аша кешеләргә үз фикерен аңлатырга тырышты.
  • Берничә ай элек ул Кыргызстанга күчеп китте.
  • 2016 елда Татар дизайнерларының милли онлайн-кибете – "Руками" эшли башлаган иде, аны Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тирәсендә эшләүче Радмила Хакова ачты. Хәзерге вакытта кибет эшләми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG