Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризона университеты татар теле дәресләрен 2023 елда да оештыра


Аризона университеты сайтында татар теле сәхифәсе
Аризона университеты сайтында татар теле сәхифәсе

Татар телен университетның үзендә җанлы рәвештә дә, онлайн да укып булачак.

Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты 2023 елның җәендә татар теле курсларын оештырырга җыена. Бу хакта университетта татар телен 2022 елда укыткан Алимә Сәлахетдинова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, татар телен Аризонага килеп җанлы рәвештә укырга мөмкин. Шул ук вакытта, теләүчеләр өчен онлайн уку да каралган.

Татар теле дәресләре 30 майдан 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк дип көтелә. Телне уку башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәрендә аерым укыту күзаллана.

Төркемнәр һәм укытучылар саны татар телен укытырга теләк белдергән кешеләр саныннан тора, дип аңлатты Сәлахетдинова Азатлыкка. Аның сүзләренчә, татар телен түләүсез уку мөмкинлеге дә бар.

— Америкада укучы студентлар исә бу курс өчен 8-10 баллы кредит алырга мөмкин, бу алар академик кредитлар системы өчен яхшы баллар, — диде ул.

Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады. Анда татар теле дәресләрен Канадада яшәүче татар теле активисты, Alima Academy онлайн-мәктәп җитәкчесе Алимә Сәлахетдинова алып барды.

— Минем үземнең төп теләгем: ел буе бу университет һәм ул биргән мөмкинлекләр турында сөйләргә, кешеләрне киләсе җәй монда татар телен өйрәнергә килүгә өндәү. Ихтыяҗ булса, теләүчеләр җыелса, әлбәттә, татар теле алга таба да укытылыр, дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

Институтның элекке башлыгы Ирина Левин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә университетның максаты – укучыларның үзләре өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы, дип сөйләде.

Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Дәресләр Төньяк Америка һәм аннан читтәге студентлар өчен үткәрелә.

Критик телләр институты Меликян институты кысаларында эшли. Институт Евразия геосәясәте һәм телләрен өйрәнү һәм заманча өйрәнү идеяләрен алга сөрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG