Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан социологы Искәндәр Ясәвиев кире эш урынына кайтарылуны таләп итеп Югары икътисад мәктәбен мәхкәмәгә биргән


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

10 октябрьдә уку йорты электрон почта аша аның белән хезмәт килешүен өзүен хәбәр итте. "Бу боерык хезмәт кануннарын бозып чыгарылган һәм минем хезмәт хокукларымны тупас боза дип фаразлыйм", дигән Ясәвиев мәхкәмәгә гаризасында.

Социолог Искәндәр Ясәвиев үзен кире эш урынына кайтарылуны таләп итеп, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Ясәвиев Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Петербур филиалында яшьләр тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре иде. Шулай да 10 октябрьдә уку йорты электрон почта аша аның белән хезмәт килешүен өзүен хәбәр итте.

"Бу боерык хезмәт кануннарын бозып чыгарылган һәм минем хезмәт хокукларымны тупас боза дип фаразлыйм", дигән Ясәвиев мәхкәмәгә гаризасында.

Аны Хезмәт кодексының 77 маддәсе 1 өлеше 7 пункты нигезендә ("Хезмәт шартнамәсенең билгеле бер шартлары үзгәрүенә бәйле рәвештә хезмәткәрнең эшен дәвам итүдән баш тартуы") эштән җибәрделәр. Әмма Ясәвиев бу маддәнең "кайбер нормалары үтәлмәде", ди. "Хезмәт килешүенең вакыты беткәнче, ике ай алдан андагы нинди шартлар үзгәрәчәген миңа хәбәр итмәделәр, шуңа мин алар белән килешә дә, алардан баш тарта да алмадым", дип искәртә ул.

Ясәвиев бу үзгәрешләр белән килешмәгән очракта эш бирүченең үзенә яңа эш тәкъдим итәргә тиешлеген, әмма моны эшләмәүләрен әйтә.

Эш урынында торгызуларын таләп итүдән тыш, социолог рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация дә сораган. Шулай ук ул эшләми торырга мәҗбүр айлары өчен хезмәт хакы түләүне таләп итә.

  • Искәндәр Ясәвиев – социологик фәннәр докторы. 2000-2015 елларда Казан федераль университетында социология кафедрасы доценты иде, әмма элекке ректор Илшат Гафуров белән низаг сәбәпле университеттан китте. Эшеннән киткәч ул Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Петербур филиалында эшләде.
  • 7 сентябрьдә Искәндәр Ясавиев ят агент дип игълан ителде. Ясәвиев "ят агент" статусын шикаять итәчәген белдерде.
  • 17 августта куәт хезмәткәрләре "террорчылыкны аклау" җинаять эше кысаларында социолог, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык, Idel.Реалии белән хезмәт итүче Искәндәр Ясәвиев фатирында тентү уздырды.
  • 7 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев өендә тентү үткәрү карарын канунлы дип тапты, аны Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG