Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Башкорт опера һәм балет театрының тугыз хезмәткәрен эштән җибәрүне канунсыз дип тапкан


Башкорт опера һәм балет театры бинасы. Уфа
Башкорт опера һәм балет театры бинасы. Уфа

Сентябрьдә җитәкчелек белән низаг аркасында Башкорт опера һәм балет театры оркестрының 24 музыканты эшсез калган дип хәбәр ителгән иде. 

Уфаның Киров район мәхкәмәсе Башкортстан опера һәм балет театрының элекке ун хезмәткәреннән тугызының шикаятьләрен канәгатьләндергән, эштән җибәрелүләрен канунсыз дип тапкан, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Сентябрьдә җитәкчелек белән низаг аркасында Башкортстан опера һәм балет театры оркестрының 24 музыканты эшсез калган дип хәбәр ителгән иде.

2020 елда, коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр.

Театр җитәкчелеге музыкантларны вакыты чикләнмәгән килешүләрдән кыска вакытлы хезмәт килешүләренә күчерергә кушкан, хезмәткәрләр куркып калса да, килешүләрне имзалаган диелде.

Шул вакыттан бирле җитәкчелек белән музыкантлар арасында киеренкелек арта барган. Артистлар һөнәри берләшмә төзегән. Театр җитәкчелеге исә моңа җавап итеп, риза булмаучылар белән яңа хезмәт килешүләре төземи башлаган, кайберләренең контрактын бер еллык кына итеп төзегәннәр.

Эштән җибәрүләре белән канәгать булмаучы музыкантлар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, соңрак аларның шикаятьләре берләштерелде.

  • Мәхкәмәгә барып җиткәнче, Уфаның башкорт опера һәм балет театрында барлыкка килгән мәсьәләне хәл итүне сорап, оркестр хезмәткәрләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка хат язган булган. Җавап булмаган. Аннан бернинди дә ярдәм булмагач, алар Башкорстанның Мәдәният министрлыгының бусагасын таптаган. Әмма ни министр Әминә Шәфыйкова, ни аның урынбасарлары урамда калган сәнгатькәрләр белән очрашмаган. Күзгә-күз карап сөйләшмәгәч, хат аша да аралашып караганнар. Нәтиҗәсез. Музыкантлар Русия президенты Владимир Путинга да зарланып хат язган, әмма ул да җавапсыз калдырган, "отписка" белән чикләнелде, диде алар Азатлыкка.
    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG