Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә районындагы елгаларны пычратуы өчен "Кама Беконы"на штраф салганнар, җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел август башында экологлар Минзәлә районындагы берничә елганың пычрануын теркәде. "Кама Беконы"ның бер дуңгызчылык комплексында җыелып килгән пычраклар Буклы, Оргыды  елгаларына агып төшкән, алар Минзәлә елгасына тоташа. Елга суында дуңгызларның эчәклегендә яшәүче куркыныч инфекция тапканнар.

Росприроднадзор "Кама Беконы" ширкәтенең әйләнә-тирә мохитне пычратып күпме зарар салуын исәпләгән, зыян 3,5 миллион сумлык дип тапканнар. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Ширкәт гаебен таныган, дәүләткә китергән зыянны түләгән, диелә. Шулай ук Росприроднадзор ширкәткә кисәтү чыгарган, шуннан соң "Кама Беконы"нда табигатькә китергән зыянны торгызу белән бәйле чаралар планы әзерләгәннәр. Росприроднадзор җибәргән материаллар нигезендә җинаять эше ачылуы әйтелә.

Быел август башында экологлар Татарстанның Минзәлә районындагы берничә елганың пычрануын теркәде. Моңа Тукай районы Татарстан совхозы бистәсе янындагы "Кама Беконы" дуңгыз үрчетү комплексының җыелып килгән пычракларын агызуы сәбәпче дип ачыкланды. Болганчык караңгырак төстәге матдәләр Буклы һәм Оргыды елгаларына агып төшкән диелә, бу елгалар Минзәлә елгасына тоташа.

Роспотребнадзор белгечләре Минзәлә елгасының суында балантидиаз - дуңгызларның эчәклегендә яшәүче инфекция тапкан. Бу куркыныч паразит Минзәләдәге төп пляж ярында да табылган булган.

  • Камский бекон" ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-артып барып Тукай районы белән генә чикләнмичә Минзәлә районына хәтле барып җиткән иде. Моңа кадәр Минзәлә районының Коноваловка авылында дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә каршы чыктылар.
  • Тукай районы Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплексын төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынды, төзелештән баш тарттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG