Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин илдән китәргә теләгән оппозиционерлардан штраф батальоны төзергә кирәк иде дип белдерде


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Ул моны Алексей Навальныйның постына җавап итеп әйтте, оппозиционер "Вагнер"ның тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүен хәбәр иткән иде.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтләрен оештыручыларның берсе, Путинга якын эшмәкәр Евгений Пригожин Русиядән китәргә теләгән оппозиционерлардан штраф батальоны төзергә кирәк иде дип белдерде.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный үзе утыра торган колониядәге тоткыннарны "Вагнер" ширкәте Украинага каршы сугышырга җибәрүе турында хәбәр иткән иде, Пригожинның бу белдерүе дә әлеге постка җавап булды.

"Күп санлы урыс патриотлары "Вагнер" сафында сугышырга китә. Алар арасында Алексей Навальный юк. Әгәр ул сугышка барырга теләк белдерсә, әлбәттә, моңа сөенәчәкбез генә. Кем әйтмешли, чиста намус белән - иреккә", дип белдерде Пригожин.

Аның әйтүенчә, тоткыннар сугыш куркынычлары аша узып, чистарынып, тормышларында икенче шанс алырга мөмкин.

Шулай ук ул дәүләтнең "Навальный кебекләргә" чит илгә "качарга" мөмкинлек биргән сәясәте белән килешмәвен әйтте. "Аларны җыеп, бер штраф батальоны төзеп, миңа тапшырырга тиешләр иде. Шигегез булмасын, алар барысы да каһарманнар булып һәлак булыр иде", диде Пригожин.

  • Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар.
  • Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр. Сентябрьдә "Важные истории" "Вагнер"ның шул рәвешле алты меңләп кешене сугышка җибәрүен хәбәр итте.
  • Күптән түгел Пригожинның Русия тоткыннары белән сөйләшкән видеосы чыкты. Эшкуар аларга "Хосусый хәрби ширкәттән лаеклы ялга яки цинк табутта гына китәргә мөмкин" дигән иде.
  • Ноябрь ахырында "Вагнер" га кушылып, Украинадагы сугышка киткән Чаллы тоткынының һәлак булуы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG