Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә онкология бүлеге ябылырга мөмкин


Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсе. Архив фотосы
Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсе. Архив фотосы

Онкология бүлекчәсен кирәк булмавы сәбәпле бетерүләре әйтелә. 2021 елда Чаллыда яңа онкодиспансер төзелгән иде, аның куәте җитәчәк дип саныйлар.

Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсендә онкология бүлеген ябулары бар, дип хәбәр итә Chelny-biz чыганакларына сылтама белән.

Бүлекне ябачаклары турындагы сүзләр көз башында ук ишетелә башлаган иде, ул чакта ук биредә эшләүчеләр яңа эш урыны табу белән бәйле борчуларын белдерде, дип яза басма.

Онкология бүлекчәсен кирәк булмавы сәбәпле бетерәчәкләр диелә, янәсе яңа төзелгән онкодиспансерның куәте җитәрлек. Яңа диспансер 2021 ел башында ачылган иде, ул Чаллы проспектындагы морг һәм БСМП арасында урнашкан. Объект 2,3 миллиард сумга чыкты, аның 1,7 миллиард сумы - медицина җиһазлары алуга китте.

Яңа онкодиспансер тәүлегенә 400 авыруны кабул итә алачак, дип язган иде элегрәк "Бизнес Online". Ул Татарстанның төньяк-көнчыгышындагы тугыз муниципаль берлекне (гомуми халык саны 1,2 миллион кеше) колачлаячак диелде.

  • Апрельдә республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов соңгы ун елда Татарстанда хатын-кызлар арасында күкрәк бизе шеше белән авыручылар саны артуын белдергән иде. "Соңгы елларда хатын-кызлар арасында чир арта. Ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авырулар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җитте", диде ул.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, 2021 елда республикада үлемнәр саны 11,5%ка арткан. Яман шеш үлемнәрнең төп сәбәпләреннән санала. Рәсми мәгълүматка күрә, узган ел республикада кешеләрнең 11,3%ы яман шештән үлгән.
  • 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы да яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде. "Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG