Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның дусты Варниг: Русия президенты Украинадагы сугышның максатларын “дәүләт сере” дип атады 


Маттиас Варниг
Маттиас Варниг

Ул мондый җавапны Путинга “Сез Донецки һәм Луһански турында сөйлисез, әмма шул ук вакытта гаскәрләрегез Киевны алырга тели. Сезгә Одесса яки Харьков кирәкме, әллә бөтен Украинамы? Әллә тагын да күбрәкме?” дигән сорау биргәч алуын әйтә. 

Русия президенты Владимир Путинга якын Германия эшкуары, бер үк вакытта Балтыйк диңгезе төбеннән уздырылган, әмма эшләмәүче газүткәргеч операторы - Nord Stream 2 ширкәтенең башкарма мөдире Маттиас Варниг Die Zeit газеты белән сөйләшкән. Ул Украинада сугыш башланганнан соң, берничә тапкыр Мәскәүдә Путин белән очрашуын сөйләгән.

Варниг – Русия һәм Путин белән элемтәләре өчен АКШ чикләүләре исемлегенә кергән Германиянең бердәнбер ватандашы. Ул журналистлар белән сирәк аралаша.

Варниг сүзләренчә, ул Путинны Украинага һөҗүмне туктатырга үгетләгән. Шулай ук президенттан "махсус операция"нең чын максатлары нинди дип сораган. Эшкуар Путинга "Сез Донецки һәм Луһански турында сөйлисез, әмма шул ук вакытта гаскәрләрегез Киевны алырга тели. Сезгә Одесса яки Харьков кирәкме, әллә бөтен Украинамы? Әллә тагын да күбрәкме?" дигән сорау бирүен сөйли. Русия президенты моңа җавап итеп "бу – дәүләт сере" дигән.

Варниг башка бер сөйләшүендә Путинга Русия сугышта җиңә алмаячак дип тә әйткән диелә.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия президентының Варниг белән очрашуын раслады, әмма нечкәлекләре турында сөйләмәде.

Маттиас Варниг Русия президенты белән әле 1980нче елларда ук, Путин КГБ хезмәткәре буларак Дрезденда эшләгәндә танышкан. Германия эшкуарын Владимир Путинның дусты дип атыйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG