Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ту-160 хәрби очкычын ясауда катнашкан Казан инженеры АКШка качып, сыену урыны сораган 


Ту-160 хәрби очкычы
Ту-160 хәрби очкычы

Инженер хәзерге вакытта АКШта һәм аннан әле дә Америка хакимиятләре сорау ала, дип фаразлана. Аннан Ту-160ны җитештерүне торгызу турында, ул эшләгән яңартылган һәм заманлаштырылган төрләре турында сорарга мөмкиннәр", диелә.

Ту-160 стратегик бомбалау очкычын эшләүдә катнашкан Казан инженеры АКШка качып, сыену урыны сораган, дип яза Yahoo News. Басма АКШның таможня һәм чик буе хезмәте чыгарган, яшерен булмаган хисапка таяна. Язманың үзендә бу хисап бирелмәгән.

Казан авиация заводы инженеры декабрь ахырында АКШ белән Мексика чигенә килгән, ул ядрә үткәрми торган, ныгытылган машинада гаиләсе белән булган һәм сыену урыны сораган, дип яза журналистлар. "Ул Русия яшереп саклый торган хәрби серләрнең кайберләрен ачарга тәкъдим иткән", диелә язмада.

Инженер һәм аның гаиләсе "Алексей Навальныйны хуплаган, Путинга каршы протест чараларында катнашкан өчен эзәрлекләнербез дип шикләнүен" әйткән һәм АКШка керүгә рөхсәт сораган, дип яза басма журналистлары. Алар әлеге яшерен булмаган хисапка Казан инженерының бөтен шәхси мәгълүматлары, биографиясе, эшенең үзенчәлекләре һәм 2018 елдан бирле Ту-160 очкычы белән шөгыльәнүче турындагы мәгълүматлар кертелүен әйтә.

"Инженер хәзерге вакытта АКШта һәм аннан әле дә Америка хакимиятләре сорау ала, дип фаразлана. Аннан Ту-160ны җитештерүне торгызу турында, ул эшләгән яңартылган һәм заманлаштырылган төрләре турында сорарга мөмкиннәр", диелә язмада.

  • Русиянең Ту-160 югары тизлекле очкычлары – илнең иң яхшы стратегик бомбалау очкычларыннан санала. Ул Украинадагы һәдәфләргә һөҗүм итүдә кулланыла, Русиянең атом куркынычын тотып торучы көчләренә керә.
  • Былтыр декабрьдә әлеге очкычлар саклана торган Энгельс хәрби һава аланына берничә мәртәбә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән иде. Русия ягы моны украин һөҗүме дип атады, әмма Украина һөҗүмнәрне расламады да, кире дә какмады.
  • 2019 елда Русия саклану министры Сергей Шойгу Казан авиация заводында Ту-160 очкычлары белән танышкан иде. "Татарстан Русиянең саклану куәтенә зур өлеш кертә. Яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG