Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында халыкка пенсия акчасын артуын көтмәскә киңәш иттеләр


Лаеклы ялга чыгучылар да өстәлә, Русия Украинадан басып алып үзенә кушып куйган төбәкләрдә яшәүче пенсионерлар да бар, шуңа күрә пенсияләрне арттыру мөмкин түгел диелә.

Русиядә пенсионерлар санының былтыр 232 мең кешегә кимүе – пенсияләрнең артуына китермәячәк, чөнки лаеклы ялга китүчеләр һәм илнең яңа төбәкләрендә (Украинадан басып алынган Луһански, Донецки "халык республикалары", Запорожье һәм Херсон) яшәүчеләр өчен өчен бюджетта акчалар инде салынган. Бу хакта URA.RU яза.

Басмага әлеге мәгълүматны Русия думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Елена Цунаева җиткергән.

"Пенсиягә китүче яңа кешеләр өстәлә. Моннан тыш, яңа кушылган җирләребез бар. Шуңа да, кешеләр кимегән, димәк артык акча бар, әйдәгез пенсияләрне арттырыйк дигән гади арифметика турында сүз бара алмый ", дигән ул.

Русия социаль фондының 2023 елның 1 гыйнварына биргән белешмәләреннән күренгәнчә, илдә 41,78 миллион пенсионер яши. Аларның саны бер ел эчендә 232 мең кешегә кимегән.
2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы Татарстанда уртача пенсия – 19400 сум, ә Башкортстанда 18070 сум булган. Азатлыкка әңгәмәсендә Татарстан пенсионеры Гөлнирә Сәгыйтова пенсиясенең яртысы фатир түләүләренә китүен сөйләгән иде. "Әле бит дарулар да аласы бар. Ярый балалар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", диде ул.

Башкортстан пенсионерлары да пенсияләренең күп өлеше коммуналь хземәтләр өчен түләүгә китә ди. Рәшидә Галиева Азатлыкка 14 мең сум пенсия алуын, әмма шуның да 10 мең сумын җылылык өчен түләвен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG