Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон Украинаның һөҗүмгә күчәргә әзерләнүе турындагы яшерен мәгълүматның таралуын тикшерә


Американың HIMARS дәррәү ату реактив системнары
Американың HIMARS дәррәү ату реактив системнары

Газет әңгәмәдәшләре бу документлардагы мәгълүматның күбесе инде искерде, ди. Чөнки алар март башына булган вазгыятьне тасвирлый. Шулай да бу белешмәләрдән Мәскәү үзенә файдалы мәгълүматны алырга мөмкин, диелә.

АКШ һәм НАТОның Украина гаскәрләре һөҗүмгә күчәр алдыннан, аларга ярдәм итү планы җентекле язылган яшерен материаллары таралды. Әлеге документлар соңгы көннәрдә Twitter-да һәм Telegram-да барлыкка килде. Пентагон мәгълүмат каян таралуын эзли, дип җиткерә Джо Байден хакимиятенең югары дәрәҗәле хезмәткәрләренә сылтама белән New York Times газеты.

Март башына караган документларда Украинага корал җибәрү көннәре, гаскәрләрнең саны һәм күпме корал кулланылачагы турында мәгълүмат бар диелә.

Мәсәлән, аларның берсендә Украинаның 12 хәрби бригадасы турында мәгълүмат бар. Шуларның тугызын Украинаның Көнбатыш беректәшләре тәэмин итә диелә. Документларга ярашлы, аларны тәэмин итү өчен 250 танк һәм җәяүле гаскәр өчен 350 хәрби машина кирәк булачак. Газет әңгәмәдәшләре әйтүенчә, таралган документларда Украина баш штабы ниятләгән һөҗүм планнары язылмаган. Әйтик Украина кайчан һәм кайдан һөҗүмгә күчәчәге әйтелми.

Шул ук вакытта хәрби аналитиклар фикеренчә, документларның кайбер өлешләре үзгәртелгән һәм аларда Американың бәяләмәләренә төзәтүләр кертелгән: Украинаның югалтулары күбрәк итеп, Русиянеке әзрәк итеп күрсәтелгән. Аналитиклар әйтүенчә, документларның болай үзгәртелүе Мәскәүнең дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирергә тырышуы булырга мөмкин.

Газет әңгәмәдәшләре бу документлардагы мәгълүматның күбесе инде искерде, ди. Чөнки алар март башына булган вазгыятьне тасвирлый. Шулай да бу белешмәләрдән Мәскәү үзенә файдалы мәгълүматны алырга мөмкин, диелә.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Быел мартта Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк La Stampa итальян басмасына әңгәмәсендә Украина якындагы ике айда һөҗүмгә күчәргә мөмкин дип белдерде. "Русияләрне Бахмутта йончытып, башка җиргә күчәчәкбез", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG