Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cугышка каршы рәсем ясаган кызның әтисе Беларус изоляторында Русиягә тапшырылуны көтә


Алексей Москалев
Алексей Москалев

Кызы рәсем дәресендә сугышка каршы рәсем ясаганнан соң, Алексей Москалевны гаскәрне "кимсеткән" өчен ике ел колониягә хөкем иткәннәр иде. Хөкем карары укылган утырышта ул катнашмады, аның өй сагыннан качып китүе хәбәр ителде. 30 мартта ирне Минскида тоткарладылар.

Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә ике ел колониягә хөкем ителгән Алексей Москалев Беларусның Жодино шәһәрендәге тикшерү изоляторында тотыла. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән RusNews һәм DailyStorm хәбәр итә.

Русиянең Минскидагы илчелеге дә ТАССка Москалевның Жодино изоляторында утыруын раслады.

Ул үзен депортацияләү турындагы карарны көтә. Москалев җәзасын үтәү өчен Русиягә тапшырылыр дип фаразлана.

Москалев сәламәтлегенә зарланмаган, туганнары һәм адвокатларыннан мөрәҗәгатьләр булмаган, дип белдергәннәр Русия тышкы эшләр министрлыгында.

Русиянең куәт оешмалары Москалевлар гаиләсенә кызлары – мәктәп укучысы Маша Москалева мәктәптә сугышка каршы рәсем ясаганнан соң игътибар итте. Маша Москалева рәсем дәресендә "Булмасын сугыш" һәм "Украинага дан" дигән рәсем ясаган иде. Бу 2022 елның апрелендә булды. Рәсемдә украин байрагы тоткан хатын-кызның Русия ракетларыннан баласын саклавы сурәтләнгән.

Мәктәп мөдире полиция чакырткан, икенче көнгә кызны дәресләрдән алдылар һәм әтисе, опека хезмәте белән бергә полиция бүлекчәсенә алып киттеләр.

  • 28 мартта Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе, 1 өлеше) Алексей Москалевны ике ел колониягә хөкем иттеләр.
  • Хөкем карары яңгыраганда Москалев үзе булмады. Ул хөкем карары игълан ителер алдыннан төнлә йорт сагыннан качып киткән иде.
  • 30 мартта ирне Минскида тоткарладылар.
  • Москалевның кызын балигъ булмаучылар өчен үзәккә урнаштырдылар. Русия балалар хокукы вәкиле Мария Львова-Белова кызга башка гаилә эзләүләрен белдергән иде, соңрак аны әнисе Ольга Ситчихинага тапшыруларын җиткерде.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Владимир Путин фәрманы белән Украинага һөҗүм иткәннән соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG