Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: социаль челтәрләрдә янә АКШның яшерен документлары чыккан


Пентагон
Пентагон

Моңа кадәр Украинаның контрһөҗүм әзерләве турында АКШ документлары интернетта чыккан иде.

Җомга социаль челтәрләрдә АКШның Украина, Якын Көнчыгыш һәм Кытайга бәйле янә бер тупланма яшерен документлары чыккан дип хәбәр итә New York Times.

Барлыгы йөзләгән документ, шул исәптән Бахмут шәһәренең хәрби харитасы, "Кытай, Һинд-Тын океаны хәрби театры, Якын Көнчыгыш һәм террорчылык турында яшерен брифинглардан слайдлар" таралган булырга мөмкин.

23 февральдә әзерләнгән слайдларның берсендә "Secret/NoForn" – "чит ил дәүләтләре арасында таратырга ярамый" дип язылган.

Пентагонның элекке хезмәткәре Мик Мадрой яшерен документларның таралуын "иминлектә зур җитешлсезлекләр бар" дип бәяләгән. Ул файлларны "Украина, АКШ һәм НАТОның тырышлыкларына зыян салырга теләүче" чыгарган дип саный.

АКШ күзләве вәкиле әлеге хәлне "Биш күз өчен котычкыч вакыйга" дип атады. "Биш күз" - ул Австралия, Канада, Яңа Зеландия, Британия һәм АКШ күзләү альянсы.

Моңа кадәр The New York Times АКШта Украинаның контрһөҗүм әзерләве турында яшерен документларның интернетка чыгуы турында язган иде.

Пентагон беренче документларның ничек чыгуын тикшерә. Украина президенты офисында моны "фотошоп" һәм ялган дип атады. Мәскәү әлеге хәлгә карата АКШ һәм НАТОның Украинадагы низагка турыдан-туры катышы булуга "бер шиге дә юк" дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG