Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасының конституция комитеты дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүне хуплады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять кодексының кайбер маддәләренә җәзаны кырыслатучы төзәтмәләр Русия думасына җомга, 7 апрельдә кертелгән иде.

Русия думасының конституция комитеты дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүне хуплады, дип хәбәр итә "Новости" агентлыгы.

Җинаять кодексының кайбер маддәләренә җәзаны кырыслатучы төзәтмәләр Русия думасына җомга, 7 апрельдә кертелгән иде.

Төзәтмәләрне депутатлар төркеме белән бергә иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пескарев кертте.

Аерым алганда бу төзәтмәләр террорчы оешмаларның әгъзаларына, шул исәптән "транспорт инфраструктурасын" һәм "башка мөһим инфраструктураны " зарарлаучы гамәлләр" өчен җәза мөддәтләрен арттыра. Дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Хәзерге вакытта дәүләткә хыянәт турындагы маддә нигезендә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Аерым алганда хәзерге вакытта бу маддә нигезендә оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза гаепләнә.

  • Декабрь ахырында Русия думасы диверсион эшчәнлеккә булышкан яки аңа җәлеп иткән, диверсияләрне финанслаган, аларга өйрәткән өчен, шулай ук диверсион оешмалар төзегән өчен иң күбе гомерлек төрмә җәзасы бирү турындагы канун өлгесен кабул итте. Аңарчы кануннар диверсия нәтиҗәсендә үлүчеләр булса гына гомерлек мөддәт бирүне күз уңында тота иде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG