Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Галәвиев хөкем карарыннан 5 ел төрмәне алып ташлауны сорый


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Галәвиевнең чыгышы кыска булган: “Соралган хөкем карарыннан биш ел төрмәне алып ташлауны сорыйм, мине болай да гомерлеккә мәхрүм итмәкчеләр. Әгәр төрмә җәзасы биреләчәк икән, ул чакта тикшерү белән килешүгә баруның мәгънәсе булмагандыр да”, дигән. Ул зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән.

Татарстан Югары мәхкәмәсендә мәктәпкә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевне яклаучыларның фикер алышуы башланды. Бу хакта мәхкәмә залыннан "Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерде.

Элегрәк Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Прокурор фикеренчә, ул беренче биш елын төрмәдә үткәрергә тиеш.

Гадәттә хөкем ителүчегә төрмәдә кырысрак шартлар каралган. Беренче чиратта аларны йөрешкә чыгармыйлар диярлек, ә колонияләрдә бу рөхсәт ителә.

Галәвиевнең чыгышы кыска булган: "Соралган хөкем карарыннан биш ел төрмәне алып ташлауны сорыйм, мине болай да гомерлеккә мәхрүм итмәкчеләр. Әгәр төрмә җәзасы биреләчәк икән, ул чакта тикшерү белән килешүгә баруның мәгънәсе булмагандыр да", дигән ул.

Шул ук вакытта ул зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән. Прокурор зарар күрүчеләрнең рухи зыян өчен сораган акчалары тулысынча канәгатьләндерелергә тиеш дип белдергән иде. Галәвиев бу акчаларны китап язып, шуны сатудан кергән акча белән түләмәкче.

"Зыян күрүчеләрдән гафу үтенәм. Бернинди сүзләр һәм акчалар да һәлак булучыларны кире кайтармаячагын, инвалидларны сәламәтләндермәячәген беләм. Бөтен дәгъваларны үтәргә тырышачакмын. Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын. Мин Алла булмадым һәм үземне Алла дип санамыйм да", дигән ул.

Фикер алышулар әле дәвам итә.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура Татарстанның Югары мәхкәмәсенә тапшырды. Аны җинаять кодексының биш маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, үтерү максаты белән һөҗүм итүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклауда, шартлаткыч җайланма ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда. Галәвиев гаебен тулысынча таныды.
  • Тикшерү фаразынча, һөҗүмгә әзерләнгәндә Галәвиев шартлаткыч маддә ясаган, ау мылтыгы һәм аңа 505 ядрә алган, шуннан соң гимназиягә килеп, берничә тапкыр сакчыга, укытучыларга һәм укучыларга аткан, соңрак шартлаткыч җайланманы эшкә җиккән.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG