Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа чит ил машиналары бетеп килә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Чын запаслар турында сөйләсәк, меңнәр яки йөзләр түгел, дистәләр белән исәплибез”, дип белдерәләр “Русия машина дилерлары” ассоциациясендә. Иң күбе Skoda Rapid (127 данә) һәм Volkswagen Polo (93 данә), Citroen C4 (48 данә)  һәм KIA Rio (45 данә) калган диелә.

Русия машина салоннарында еш сатып алына торган чит ил машиналары бетеп килә. KIA, Skoda, Volkswagen, Renault, Citroen, Opel һәм Hyundai җитештерүчеләренең сайтыннан күренгәнчә, бөтен Русиядәге дилерларда нибары 313 машина калган. "Русия машина дилерлары" ассоциациясендә әйтүләренчә, чынлыкта машина салоннарында берничә дистә машина гына калган. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Иң күбе Skoda Rapid (127 данә) һәм Volkswagen Polo (93 данә), Citroen C4 (48 данә) һәм KIA Rio (45 данә) калган диелә.

"Чын запаслар турында сөйләсәк, меңнәр яки йөзләр түгел, дистәләр белән исәплибез", дип белдерәләр "Русия машина дилерлары" ассоциациясендә.

Машина берлеге вице-президенты Ян Хайцеэр әйтүенчә, запасларны параллель импорт ярдәмендә генә тулыландыру икеле. Ул логистика һәм таможнядагы рәсмиләштерүләр өчен чыгымнар ахыргы бәядә нык зур чагылыш таба дигән. Шул рәвешле еш сатып алына торган бу модельләр чагыштырмача арзанлы машиналар булудан туктаячак.

  • Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.
  • Февраль башында Русия дилер үзәкләрендә сатуда Lada Vesta машинасының бетүе билгеле булды. Узган елның язында компонентлар җитмәү белән бәйле проблемнардан соң, машина җитештерү туктап торган иде.
  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Былтыр апрель ахырында ук Lada машина салоннарында автоматлаштырылган тизлек күчергечле яңа машиналар калмавы билгеле булды.
  • Июньдә "АвтоВАЗ", детальләр җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләрнең эшләмәячәген игълан итте. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре булмаячак диделәр.
  • Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG