Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә беренче май чаралары үтте, тоткарланучылар бар


Аерым алганда, Казанда "Дөньяга – тынычлык, сугыш булмасын, сәяси тоткыннарга азатлык" дигән плакат белән чыккан Наил Мөхәммәтшинны да тоткарлап полициягә алып киттеләр. Соңрак аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеп, иреккә чыгарганнар дип хәбәр ителде.

Бүген Русиянең төрле төбәкләрендә Беренче майга багышланган чаралар узды. Чита шәһәрендә хакимиятләр шәһәр читендә митинг уздырырга рөхсәт биргән. Чарага 33 кеше килгән. Алар губернатор Александр Осиповны һәм Русия президенты Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлау карарын тәнкыйтьләгән, сугышка каршы карашлар өчен золымнар булуын искәрткән.

Новосибирскида ике чара узган: мэр Анатолий Локоть белән шәһәр үзәгендә йөреш булган һәм шәһәр читендә "сыйнфый сугыштан башка бернинди сугыш та булмасын" дигән шигар белән митинг үткән. Украинага каршы сугышны хуплаган беренче чарага 200ләп кеше, икенчесенә, Doxa искәртүенчә, 50ләп кеше килгән. Килештерелгән митингны "Кызыл борылыш" коммунистик оешмасы үткәргән. Анда катнашучылар "Фашизм булмасын", "Капитализм булмасын" һәм "Сыйнфый көрәштән башка бернинди сугыш та булмасын", дигән шигарләр кычкырган.

Петербурның Сарай мәйданында "Тынычлык! Хезмәт! Май!" һәм сызып ташланган Z хәрефле сугышка каршы плакат тотканы өчен Сергей Тужиловны тоткарлап, полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр.

Екатеринбурда берьюлы берничә чара үткән. Анна һәм Надежда Сәйфетдиновалар икесе берьюлы "Дөньяга – тынычлык!" дигән плакатлар белән ялгыз пикетка чыккан. Аларны тоткарлап, полициягә алып киткәннәр. Надеждага митинг маддәсе нигезендә, ә сеңлесенә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегәннәр. Полиция ышандыруынча, ул тоткарланган вакытта "Русия Украинаны бомбалый" дигән булган.

Шулай ук Екатеринбурда "Дөньяга – тынычлык. Сугыш булмасын", дигән плакат белән Татьяна Камчатова да пикетка чыккан. Аны да тоткарлап полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр, соңрак исә кабаттан гаскәрне "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеп, җибәргәннәр.

Казанда "Дөньяга – тынычлык, сугыш булмасын, сәяси тоткыннарга азатлык" дигән плакат белән чыккан Наил Мөхәммәтшинны да тоткарлап полициягә алып киттеләр. Соңрак аны Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеп, иреккә чыгарганнар дип хәбәр ителде.

ЛДПРда исә хәзер чын чаралар үткәрү "киңәш ителми", дип Minecraft компьютер уенында митинг оештырдылар. Фирка ышандыруынча, чарага кимендә 12 мең кеше җыелган, шуннан соң "сервер моны күтәрә алмыйча җимерелгән".

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG