Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә “Дөньяга тынычлык, сугыш булмасын” плакаты өчен активистка 15 мең сум штраф салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Наил Мөхәммәтшин дөньяга тынычлык теләгән плакатын 1 май көнне Бауман урамына тотып чыккан иде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе гаскәрне "кимсетү" турындагы эшләр нигезендә берничә карар чыгарды.

Әйтик, 1 майда тоткарланган Наил Мөхәммәтшинга "Дөньяга тынычлык, сугыш булмасын, сәяси тоткыннарга - азатлык" плакаты өчен 15 мең сум штраф язганнар. Бу шигарь белән ул Бауман урамына чыккан иде.

11 майда чыккан карарга күрә, Илнар Моратовны социаль челтәрләрдә язган фикере өчен 30 мең сум штрафка тартканнар. Эш материалларыннан күренгәнчә, 23 февральдә Моратов мондый комментар калдырган: "Кичә Лужникида нинди бәйрәм чаралары булган иде ул? Календарьдә бәйрәм – бүген. Әгәр бу сугыш башлану уңаеннан икән, хакимиятнең яулап алу, көчләү һәм үтерүләр башлануны бәйрәм итүгә - акылга сыймаслык мәсхәрәгә барып җитүенә ышана алмыйм. Бу нәрсә иде? Эчәргә сәбәпме?".

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат "дискредитацияләгән" өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • 2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG