Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ЛГБТ-кешеләрне өйрәнү өчен психиатрия институты төзергә  куша


Бу - Русиядә мәҗбүри конверсион терапияне кулланышка кертмәкче булулары турында сөйли, гетеросексуаль булмаган кешеләрне янәсе "дәваларга"  булыша торган  төрле психологик һәм физик тәҗрибәләр үткәрүне күз уңында тота. БМОда мондый алымнарны газаплауларга тиңлиләр.

Русия президенты Владимир Путин федераль психиатрия үзәгендә ЛГБТ-кешеләрнең үзләрен тотышын өйрәнү институты төзергә кушкан. Бу хакта Думаның Русиядә "җенесне алыштыру"ны тыю турындагы канун өлгесе каралган утырышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйткән.

ЛГБТ-берләшмә вәкилләренә сылтама белән "Медуза" язуынча, Мурашконың бу белдерүе Русиядә көчләп конверсион терапияне кулланышка кертмәкче булулары турында сөйли. Бу – гетеросексуаль булмаган кешеләрне янәсе "дәваларга" булыша торган, төрле психологик һәм физик тәҗрибәләр үткәрүне күз уңында тота. БМОда мондый алымнарны газаплауларга тиңлиләр.

Думага кертелгән һәм беренче укылышта кабул ителгән "җенес алыштыруны" тыю турындагы канун өлгесе җенесне алыштыра торган операцияләр ясатуны тыя. Документны кабул итсәләр, мондый операцияләрне бары тик "балаларның тумыштан килгән аномалияләрен дәвалау өчен генә" ясаячаклар. Бу хакта дәүләт сәламәтлек саклау оешмасы табибларыннан оешкан комиссия чыгарган карар булырга тиеш. Документларда җенес тамгасын һәм исемне үзгәртүне дә тыярга тәкъдим ителә.

Хокук яклаучылар һәм кайбер табиблар канун өлгесен кискен тәнкыйтьли. Алар фикеренчә, бу психик тайпылышлар артуына, үзенә кул салучылар күбәюгә китерәчәк, мондый медицина хезмәтен канунсыз күрсәтүче "кара базар" барлыкка килергә мөмкин.

  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG