Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда машиналарына кырымтатар байраклары элгән өч кеше тоткарланган


Кырымтатар байрагы. Иллюстратив фото
Кырымтатар байрагы. Иллюстратив фото

Алар кырымтатар байраклары белән Ак Кая тавына менәргә җыенган булган. Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар. Ике кырымтатарга "килештерелмәгән чара оештыру" турында беркетмә төзеп, 20 мең сум штраф салганнар.

Кичә, 25 июньдә, аннексияләнгән Кырымда полиция өч кырымтатарны тоткарлаган, алар кырымтатар байраклары белән Карасубазар (Белогорски) районындагы Ак Кая тавына менәргә җыенган булган.

"Крым. Реалии" хәбәренчә полиция берничә машинадан торган колоннага игътибар иткән, аларның икесендә кырымтатар байраклары булган. Нәкъ менә әләмнәр аркасында Рустем Курносов, Энвер Усенинов һәм Эбабиль Ибрагимовны тоткарлаганнар. Машинада хәрәкәт иткәндә алар бернинди шигарьләр дә кычкырмаган дип искәртелә.

Әңгәмә уздырганнан соң, Эбабиль Ибрагимовны җибәргәннәр. Курносов белән Усениновны Карасубазарның полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. "ОВД-Инфо" хәбәренчә, аларга килештерелмәгән чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр. Мәхкәмә аларны гаепле дип табып, 20 мең сум штраф салган.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Кырымтатарларны бары тик фатирларда очрашып, дини әдәбият укулары, яңа әгъзалар җәлеп итүләре өчен генә дә ирекләреннән мәхрүм итәләр.
  • Хәзерге вакытта берничә йөз кырымлы сак астында тотыла яки озын мөддәтләргә ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.
  • Активистлар мәгълүматынча, быел беренче чиректә Русия куәт оешмалары Кырымда кимендә 49 кырымтатарны тоткарлаган. БМО баш ассамблеясе ярымутраудагы тоткарлауларның, мәҗбүри күчереп йөртүләрнең һәм кешеләр югалуның "яңа, моңарчы күрелмәгән дулкынын" хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG