Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кызамык, тычкан бизгәге һәм талпан кадалу очраклары арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әйтик 2023 елның алты аенда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җиткән, шуларның 32се — балалар. Узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган. Рәсмиләр вакцина ясатырга чакыра.

Соңгы ярты елда Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны арткан. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, 2023 елның алты аенда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җиткән, шуларның 32се — балалар. Узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган. Кызамык белән нигездә Таҗикстан, Кыргызстаннан килүчеләр һәм республикада вакцина ясатмаучылар авырган. Марина Патяшина кызамыкка каршы вакцина кадатырга чакырды.

"Медицина хезмәткәрләре, мәгариф, транспорт, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, вахта белән китеп хезмәт итүчеләр — куркыныч астында тора", диде ул.

Кызамык чире Башкортстанда да артты. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.

Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп-чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).

Татарстанда тычкан бизгәге чире дә тарала. Ярты ел эчендә барлыгы 223 очрак теркәлгән. Бу узган елның шушы чорыннан дүрт тапкырга күбрәк. 2022 елның шушы чорында бары 35 кеше чирләгән булган. Авыручыларның 70 проценты тычкан бизгәген бакчада һәм урманда йоктырган. Авырулар саны Татарстанда кимерүчеләргә каршы көрәш өчен өстәмә финанслар бүлеп бирелүенә карамастан арта.

Моннан тыш, Татарстанда талпан кадалу очраклары да 5,8 мең очрактан артып киткән. Шуларның 1,5 меңе балаларда ачыкланган. Бу күп еллар теркәлгән уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Быелның биш аенда талпан боррелиозының 22 очрагы теркәлгән. Талпан энцефалитын Мөслим районында биш яшьлек балада ачыклаганнар.

Татарстанның 30 районында, шул исәптән Казан һәм Чаллыда вируслы талпан кадалу очраклары көчле диелде. Урманга баручыларга ике атна алдан талпанга каршы вакцина ясатырга чакыралар. Русиянең Урал, Себер төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да талпан кадалу очраклары күп диелде.

  • Ел башында Башкортстанда талпан кадалу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны 271 очракка җитте.
  • Элегрәк Уфада яшәүчеләр талпан энцефалитыннан вакцина булмауга зарланды. Башкортстан рәсмие вакциналар кайтартылуын әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG