Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар


Грозный. Иллюстратив фото
Грозный. Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта алар Грозный хастаханәсендә. Милашинаның кул бармаклары сынган, ул берничә тапкыр аңын югалткан диелә. Алар Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан дип хәбәр ителә.

Грозный шәһәрендә "Новая газета" журналисты Елена Милашинага һәм адвокат Александр Немовка һөҗүм иткәннәр. Алар Чечняга отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевның хатыны Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Бу хакта "Газаплауларга каршы такым" (Команда против пыток") хәбәр итә.

Немов сүзләренчә, бүген, 4 июль иртәсендә һава аланыннан барган чакта аларның юлын өч машина кистергән. Адвокатны һәм журналистны кораллы кешеләр аяклары белән нык кына типкәләгән, шул исәптән битләренә дә типкән диелә. Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.

Хәзерге вакытта Милашина белән Немов Грозный хастаханәсендә. "Газаплауларга каршы такым" язуынча, икесенең дә бәрелгән урыннары күп. Милашинаның кул бармаклары сынган, ул берничә тапкыр аңын югалткан диелә.

Журналист Ксения Собчак хәбәр итүенчә, кыйналганнан соң адвокат белән журналист инвалид арбаларында утыра. Немовка хәрәкәт итү һәм сөйләшү авыр, дип яза Собчак "Осторожно, медиа"га сылтама белән.

Адвокат Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан булган.

Моңарчы Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм "Җәфалауларга каршы комитет" (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) башлыгы Игорь Каляпинны "террорчыларның астыртын булышчылары" дип атаганы булды.

Чечня башлыгы сүзләренчә, алар "сценарийлар әзерләп һәм үз персонажларының колагына текстлар, үз-үзеңне тоту тәртибе пышылдап", Чечня халкында акча эшли.

  • 2022 елның 20 гыйнварында Чечняның куәт оешмасы вәкилләре "Җәфалауларга каршы комитет"ның элеккеге юристы Әбүбәкер Янгулбаевның әти-әнисе: отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаев һәм аның хатыны Зарема Мусаеваның Түбән Новгородтагы фатирына бәреп керде. Алар Мусаеваны мәҗбүри рәвештә Чечняга сорау алырга алып китте, аны Грозныйда полицияне мәсхәрәләү һәм аңа һөҗүм итү административ эше нигезендә сак астына алдылар.
  • Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты. Янгулбаев кызы һәм уллары белән бергә чит илгә чыгып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG