Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы эшләрнең саны нык артуга борчу белдерә


Русиядә шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган Wall Streett Journal хәбәрчесе Эван Гершкович
Русиядә шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган Wall Streett Journal хәбәрчесе Эван Гершкович

Былтыр дәүләткә хыянәт турында 24 эш ачылган, 16 кеше хөкем ителгән булса, быел исә ярты елда бу гаепләү кимендә 43 кешегә белдерелгән.

БМО белгечләре быел Русиядә шымчылыкта һәм дәүләткә хыянәттә гаепләп ачылган җинаять эшләренең саны артуын искәртә. Былтыр дәүләткә хыянәт турында 24 эш ачылган, 16 кеше хөкем ителгән булса, быел исә ярты елда бу гаепләү кимендә 43 кешегә белдерелгән.

Әлеге саннарны БМОның Русиядә кеше хокукларына кагылышлы вазгыять буенча махсус хисапчысы Марина Кацарова һәм БМОның сүз иреге белән бәйле махсус хисапчысы, Amnesty International-ның элекке җитәкчесе Айрин Хан китерә.

Соңгы вакытта Русиядә кешеләрне кулга алу өчен Җинаять кодексының шымчылык һәм дәүләткә хыянәт маддәләрен куллану очраклары ешайган, БМОда моңа борчылалар. "Гаепләүләрнең авырлыгын һәм мондый эшләрдә иҗтимагый контроль авыр булуын исәпкә алганда, бу – куркыныч корал", диелә хокук яклаучылар белдерүендә.

Бу уңайдан алар Америка журналисты Эван Гершкович турында исә ала, журналист шымчылыкта гаепләнеп, йөз көннән артык Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында тотыла. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.

АКШның Русиядәге илчесе Трейси Линн Гершкович белән күрешергә рөхсәт итүләрен күп тапкырлар сораса да, хәзерге вакытта аның янына консуллыктан ике тапкыр гына килергә рөхсәт ителгән диелә. Журналистны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

БМОда Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершковичны кулга алуларын - "17 ай элек Украинага бәреп керүеннән соң, Русиядә бәйсез журналистиканың һәм фикер белдерүнең, фикер азатлыгының нык чикләнүе үрнәге" дип атыйлар.

Үз белдерүләрендә хокук яклаучылар Русия хакимиятләрен Америка журналистын кичекмәстән азат итәргә чакыра.

  • Ачык белешмәләргә ярашлы, Русиядә март аенда дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре нык арткан - бер ай эчендә шундый тугыз җинаять эше ачылган.
  • Быел русияләргә Украина кораллы көчләренә ярдәм өчен акча күчергәнгә дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре ачылуы турында хәбәрләр күренә башлады. Соңгы атнада гына да ФСБ шундый ике тоткарлау турында хисап бирде.
  • Апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар. Элегрәк бу маддә нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр иде.
  • 17 апрельдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән оппозиционер-сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
  • Былтыр сентябрьдә исә Коммерсантъ" һәм "Ведомости" газетларының элекке махус хәбәрчесе Иван Сафроновны дәүләткә хыянәттә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG