Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә һәлак булган сигез кешенең алтысы Татарстаннан


Русия тикшерү комитеты көчле давыл нәтиҗәсендә Мари Иле республикасы Яльчик күле янында сигез кеше үлеменнән соң җинаять эше ачкан.

29 июль көнне давыл нәтиҗәсендә, туристлар чатырына агачлар авып, сигез кеше һәлак булды, ким дигәндә 20 кеше төрле җәрәхәтләр алды.

Һәлак булган сигез кешенең өчесе Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән. Бу хакта шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

Шулай ук һәлак булганнар арасында тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан 32 яшьлек Гөлнара Сәлимова һәм аның ике баласы да бар. Бер баласына ике яшь, кече кызына нибары ике ай гына була. Гөлнара Татарстан Фәннәр академиясенең халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшләгән. Ире әлеге вакытта Волжски хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә.

Алар барысы да "Марый чодра" милли паркында ял иткән.

Җинаять эше парк җитәкчелегенең ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән, иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү нигезендә ачылган.

29 июльдә көчле давыл нәтиҗәсендә шулай ук Лаеш районыннан 14 яшьлек кыз да һәлак булды. Боровое Матюшинода ял иткәндә чатырдагы кыз өстенә агач ауган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG