Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда патриотик әсәрләргә бәйге игълан ителде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әсәрләрне өч телдә — урысча, башкортча һәм татарча язарга мөмкин.

Башкорстан язучылар берлеге "Заман авазы" дип аталган әдәби бәйге игълан итте. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бәйгегә 1,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ул Башкортстан башлыгы грантына оештырыла. Бәйгедә Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары гына катнаша алачак.

Катнашучылардан патриотик рухтагы "Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче" әсәрләр көтәләр.

"Илнең язмышы һәр язучының иҗатында һәрвакыт үзәк тема булды. Шуңа да бу бәйге бүген бик әһәмиятле. Безгә халыкның патриотик рухын күтәрергә, моның өчен лаеклы әсәрләр булдырырга кирәк", дип сөйләгәннәр язучылар берлегендә.

Патриотик әсәрләрне өч телдә — урыс, башкорт һәм татар телендә кабул итәчәкләр. Җиңүчеләр "Зур проза", "Кече проза", "Поэзия" һәм "Балалар өчен иң яхшы әсәр" номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Һәр җиңүчегә, нинди урын биләвенә карап, 50-200 мең сумлык сертификат бирелер дип көтелә. Аны китап бастыруга һәм эш җиһазларына тотып булачак. Соңрак иң яхшы әсәрләрне китап итеп бастырырга телиләр.

Әсәрләрне ел ахырына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне киләсе елның мартына бүләкләргә телиләр. Тантанада Татарстан язучылары да катнашыр дип көтелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлганнан соң бу хәрби һөҗүмне тәнкыйтьләгән язучыларга чикләүләр кертелә башлады. Русия хакимиятен яклаган патриотик әсәрләр алга чыкты.
  • Сугышка каршы язучыларның китаплары китапханәләрдә киштәләрдән алынды, кибетләрдә дә яшереп куелды. Хәзер "Чит ил йогынтысында булган" авторларның китаплары 18+ дип тамгаланырга һәм үтә күренми торган тышлык белән капланырга тиеш. Интернет кибетләрдә андый басмаларны балигъ булуыңны дәлилләп кенә алып була, фотолары исә тышлыксыз куела. Кайбер китап кибетләре андый басманы крафт кәгазьләргә төреп саталар. Борис Акунин, Людмила Улицкая, Дмитрий Быков, Дмитрий Глуховский, Алексей Поляринов, Михаил Зыгарь, Леонид Парфенов, Наталья Баранова, Сергей Пархоменко, Александр Невзоров, Виктор Вахштайн, Екатерина Шульман, Владимир Кара- Мурза, Андрей Макаревич, Евгений Понасенков һәм башкаларның китапларын шундый хәлдә күрергә мөмкин һәм бу исемлек тулылана бара.
  • Гыйнвар аенда Русия думасында Татарстан депутаты Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәп програмыннан алырга тәкъдим итте.
  • Татарстан язучылары сугыш темасына дәшмәү ысулын хуп күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG