Бүген ир тикшерү изоляторында утыра. Туган шәһәре Новосибирскидагы мәхкәмә чыгарган хөкем карарының үз көченә керүен көтә. 2 августта мәхкәмә Арслан Таһировны өч елга төрмәгә утырту хөкемен чыгарды. Имеш, Таһир Арсланов сугышны тәнкыйтьләп үз фикерен белдергән. Шуның нигезендә ФСБ җинаять эше ачкан. Бер генә түгел, хәтта өч җинаять эше.
Таһир Арсланов куәт хезмәтенең игътибарына узган ел ук эләккән. Аны күзәткәннәрен ир 2022 елның көзендә сизгән. Ә 1 октябрь төнлә аның өенә полиция бәреп кергән.
Соңнан гына мине хәрби комиссариатны яндыруда шикләнәләр дип төшендем
— 1 октябрьдә минем ишекне кага башладылар, ишекне ватып керделәр, икенчесен дә ватмасыннар өчен ачтым, карасам – полиция. Мине идәнгә егып салмадылар, анысына шөкер, әмма баш миемне иртәнгә кадәр череттеләр, — дип искә ала ул. — Фатирны астын өскә китерделәр. Бөтен помидор үсентеләремне таптап бетерделәр, әйберләрне туздырып ыргыттылар, бер капчык әйбер җыйдылар да мине үзләре белән алып киттеләр. Сәламәтлегем мактанырлык түгел, ничектер аларның нәрсә алганнарын да абайламый калдым, төпченмәдем дә чынында. Телефон, планшетны алганнар иде. Аннары гаражга керделәр, бензинны тикшерделәр. Миннән бармак эзләрен алдылар. Хәтта төкерекне дә тикшерделәр! Бераздан соң гына мине хәрби комиссариатны яндыруда шикләнәләр дип төшендем. Мин ул хакта социаль челтәрләрдә яздым. Иртәнге бишкә кадәр миннән сорау алдылар.
Боларны ул утыртуга кадәр сөйләгән иде.
Таһир Арсланов Вконтакте, Одноклассники кебек социаль челтәрләрне кулланган. Икесендә дә теркәлгән, уйлап табылган исемнәр белән кергән. Берсендә Алекс Арбузов, икенчесендә — Александр Баклажанов дип язган. Бу аккаунтлар минеке түгел дип карышмаган, бу исемнәрне кулланып язганын раслаган.
Миңа 67 яшь бит, төрмә, колониягә эләксәм, үләчәкмен
— Беренчедән, язуларымда җинаять юклыгына инанып яздым. Үз фикеремне әйттем, сугышны хупламавымны яздым. Ә ни булган? Әмма килеп җиткәнбез икән, хәзер үз фикереңне дә әйтергә ярамый! Икенчедән, теге "контрразведчик", хезмәткәр ("Э" үзәге вәкиле – ред.) миңа шулкадәр басым ясады, безнең белән хезмәттәшлек ит, югыйсә утыртабыз, диде. "Төрмәгә утыртырлык маддә монда, бабай!" диде. Куркытты. Дөресен әйтәм, шүрләп калдым. Миңа 67 яшь бит, төрмә, колониягә эләксәм, үләчәкмен. Өченчедән, ул мине бина яндыруда гаепләде бит. Ә мин андый гамәлне кылмадым ! Ничек бар, шулай сөйләп бирим дә, язган фикерләрем өчен миңа ни булсын инде дип уйладым, — ди ул.
Эш шунда ки, 2022 елның 29 сентябрендә Новосибирскиның Киров һәм Ленин районнарында урнашкан ике хәрби комиссариатка ягулык тутырылган шешәләр ыргытканнар. Ул шешәләр тәрәзә рәшәткәләренә бәрелеп, ягулык шул тәрәзә төпләрендә янып беткән. Шул ук көнне 23 яшьлек Илья Бабуринны тоткарлаганнар. Сүз уңаеннан, апрель аенда аңа дәүләткә хыянәт итүдә гаепләүне дә өстәделәр. Шуннан соң Таһир Арслановка да килгәннәр. Бу ике кеше бер-берсе белән таныш түгел, Арслановтан шаһит буларак сорау алынган. Таһир әфәнде Вконтактеда ни өчен Русиядә военкоматларга һөҗүм итүләрнең ешайганы, сәбәпләре нидә була алу турында фикерен язып калдырган булган. Менә шул фикер әйтүе белән ул куәт органнары кармагына эләккән һәм ычкына алмаган.
Тентү вакытында планшеттан тыш хәтер дискларын да алганнар. Шаһит кына булса да, Арслановка беркая да китәргә ярамый дигән шарт куелган. Ул аны имзалаган. Әмма тора бара хәлләр тагы да катлауланган.
Бер ай узуга тентү вакытында алынган әйберләрне кайтарганнар, әмма Арслановның планшеты куәт хезмәткәрләрендә калган.
"Кремль фашистларының яулап алу сугышы" дип атадым. Монда нинди ялган бар? Нәрсәсе дөрес түгел?!
— Шуңа да мин үз аккаунтларыма керә дә алмадым. Бар язганнарым, алар ике фикер иде, барысы да сөртелеп ташланган диләр. Төгәл хәтерлим: бер фикеремне Вконтактеда "Волна перемен. Новосибирск" төркемендә хәрби комиссариатларны яндыру турында ни өчен бу янгыннар чыкканы билгеле бит инде дип яздым. Икенче комментар сугыш турында иде. Күрше булган дәүләткә бәреп керүне "Кремль фашистларының яулап алу сугышы" дип атадым. Монда нинди ялган бар?! Нәрсәсе дөрес түгел?! 1939-41 елларда Совет иленә бәреп керүдән бүгенге хәлләр кайсы ягы белән аерыла? — дип гаҗәпләнә ул.
Сугыш башланган көнне Таһир Арсланов төгәл хәтерли. Ул көнне кичергән халәтен акылдан язу дип шәрехли. "Кызым өчен курыктым", ди ул. Аның бер кызы нәкъ шул вакытта Киевка командировкага киткән булган.
XXI гасырда интернет заманында ничек дәүләт пропагандасы колы булып яшәп була?
— Аларны анда утка тота башлаганнар, "Әтием, өйләргә ракетлар атыла, һәлак булучылар бар", дип кызым язып барды. Ул берничә төнен бомбадан саклана торган базларда уздырды. Аннан көчкә чыкты, "Әти, һәлак булучылар нык күп", дип тагын раслады. Гап-гади кешеләр үлә булып чыга. Ярар, башкаларның минем кебек кызы, улы да, барысын да күреп раслап хәбәр итүче туганнары, дуслары юк диик, ләкин XXI гасырда интернет заманында ничек дәүләт пропагандасы колы булып яшәп була?! Фото, видео, документлар бар – алар кат-кат тикшерелгән. Ничек сукыр булырга мөмкин!? — дип гаҗәпләнә Таһир әфәнде.
Сугыш башлану белән Арсланов бөтен таныш-белешләре, элекке хезмәттәшләре белән талашып беткән, аралар өзелгән.
— Бөтенесе сугышны хуплый. Бер аңлаттым, ике аңлаттым – берни ишетмиләр дә, аңларга да теләмиләр. Бу темага сөйләшүдән туктадым. Шул интернетта языштыра идем. Һәм менә шундый хәлләр! — ди ул.
Арслановны берничә тапкыр сорау алуга чакырганнар, әмма аннары туктаганнар. Булды, болар мине оныттылар дип җиңел сулаган Арсланов, әмма вакытлыча гына булган ул тынычлык. "Э" үзәге хезмәткәрләреннән соң аны инде ФСБлар үзенә чакыртканнар. Килсә, аңа каршы өч җинаять эше ачылганын белгән. Террорчылык гамәлен кылуга чакыру (бу маддә нигезендә 7 ел төрмә яный), массакүләм тәртипсезлек кылуга (бу маддә нигезендә 2 елга кадәр төрмәгә утыртылу каралган), аларда катнашырга чакыру, интернетта экстремистик гамәлләр кылуга чакыру (бусында 5 ел төрмә каралган).
— Аптырап киттем. Мин начар ишетәм, тагын сорадым, бәлки, дөрес аңламаганмындыр дим, юк, өч җинаять эшендә гаепләнәсез, диделәр кабатлап,— ди Таһир әфәнде. — Кара, кызык, ә хәрби комиссириатны яндыруда гаепләүне алып ташлаганнар дип уйладым. Ул да булса, бигрәк шома килеп чыгар иде!
27 гыйнварда Росфинмониторинг Таһир Арслановны экстремист һәм террорчылар исемлегенә керткән. Шул сәбәпле аның бердәнбер банк картасын блоклаганнар, ул акчасыз торып калган.
Өч авыр гаепләү булса да Таһир Арсланов бәйсез адвокатны эзләмәгән. Сәбәбе гади – акчасы булмаган. Шуңа да ул ФСБ хезмәткәрләре тәкъдим иткән адвокатка ризалашкан. Ул аны адекват кеше буларак кабул иткән. Адвокат гаепне танырга, хисләнеп артык язып ташлаганмын дип аңлатырга тәкъдим иткән. Шулай да Арсланов Новосибирскидагы бәйсез булып кала алган шәһәр думасы депутаты Светлана Каверзинага мөрәҗәгать иткән. Ул Арсланов эше турында халыкка җиткерде. Ул аңа хат язган һәм Каверзина аны интернетта бастырып чыгарды.
Каверзина, Арсланов дәүләткә 50 ел дәвамында намуслы хезмәт итте, хезмәт кенәгесе мактау һәм рәхмәт сүзләре белән тулган, ә дәүләт аңа 14 мең сум пенсия, төнлә җимерелгән ишек, иртәнге 5кә кадәр дәвам иткән тентү һәм сорау алу, блокланган банк карталары, җинаять эше ачу белән җавап кайтарды, диде.
2 августта мәхкәмә Арслан Таһировны хөкем итте. Пенсионер иргә язган фикерләре өчен өч ел төрмә хөкеме чыгарылды.
Мәхкәмәдә аңа теләктәшлек белдерүчеләр күп булмаган, шулай да булган. Кызлары кайтмаган, аерылган хатыны килгән. Кызлары журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты.
Таһир Арслановның өе, бакчасы караусыз калган. Песие булган, әмма тентү вакытында песиен үтергәннәр. Бу хакта ул депутат Светлана Каверзинага әйткән. Бакчасына сулар сибеп, өенә күз-колак булып торучы хатын да Азатлык белән аралашты, тик исемен әйтүне теләмәде. "Миңа моны әйтү җирәнгеч, әмма мин куркам, мине дә фикерләрем өчен төрмәгә тыгарлар төсле", диде ул.
Таһир Арсланов белән алар бер ел тыгыз аралашкан, аңа кадәр бер-берсен пикетларда гына күргәннәр. Ул Арслановны затлы кеше дип тасвирлый.
— Кулыннан бар эш килгән кеше. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итмә, кире какмады. Үтә дә ярдәмчел. Кулы да, башы да эшли иде. Әдәпле кеше. Җаваплы кеше. Ышанычлы терәк, — дип сыйфатларын тезә Арсланов хакында Азатлык әңгәмәдәше. — Мәхкәмәгә кадәр барып җитәр дип башыма да килмәгән иде. Югалып калдым. Хөкем карары чыгарылган көнне дә аның белән сөйләшә алдым. Мин аны юатыр урынына ул мине юатты. Курыкма, иң мөһиме намуска тап төшермәү, без аз, әмма без дөрес фикердә, аек акылны саклап калу мөһим, диде. Үстергән кыяр, помидор, кәбестәләренә су сибеп торырга, аларны эш итәргә үтенде. Никадәр авыр булса да ул аны сиздермәде. Эченнән яна инде ул. Мин аны юата алырлык бер сүз әйтә алмадым.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум