Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан пассажир ташучылары Путиннан җәмәгать транспортын яңартуны һәм субсидия арттыруны сорый


Казан
Казан

Алар Татарстан хөкүмәтен җитәрлек күләмдә финанс ярдәм күрсәтмәвенә зарлана.

Татарстан пассажир ташучылар берләшмәсе Русия президенты Владимир Путиннан җәмәгать транспорты үсешендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Алар бүген, 17 августта узачак Русия Дәүләт шурасы президиумында тиешле карарлар кабул итүенә өмет итә. Юлчыларны ташучылар үз мөрәҗәгатен социаль челтәрдә урнаштырды.

Татарстан пассажир ташучылары автобусларның бәяләре артуына зарлана. Бер транспорт 11 млн сумнан 16-17 млн сумга җиткән. Моннан тыш, автобус хакыннан 40 процент кредит процентлары түләргә кирәклеген әйтәләр.

“Хәзер Казанда 263 автобусны яңартырга кирәк. 10 елдан артык йөргән автобусларның вакыты чыкты. Татарстан транспорт министрлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ярдәмне көтәбез”, ди ул.

Алар иске транспорт чараларының еш ватылуы турында белдерә. Моннан тыш, киләсе өч елда Казанда тагын 128 автобусны яңартырга кирәк булачак. Юлчыларны йөртүчеләр автобус паркын яңартуны күзаллаган федераль програм кабул итүне сорый.

Мөрәҗәгатьтә Татарстанда транспорт өлкәсе “озакка сузылган кризиста” утыра диелә. Районнарда хәл катлаулы булуын әйтәләр. Мәсәлән, Бөгелмәдә автобусны тимергә тапшыруын искә төшерәләр. Финанслар җитмәү сәбәпле, өстәмә автобуслар җибәрү, транспортка кондиционер урнаштыру кебек эшләр башкарыла алмый. Бүген Казанда гына 1 меңнән артык машина йөртүче һәм кондуктор җитми. Алар хезмәткәрләргә хезмәт хакын индексацияләргә чакыра. Мөрәҗәгатьтә Путиннан транспорт өлкәсен модернизацияләү програмын кабул итүне дә сорыйлар. Татарстан юл төзелеше програмы өчен 250 млрд сум бүлеп бирелгән сыман җәмәгать транспортына да акча бүленергә тиеш дип саныйлар.

Җәмәгать транспортында ташлама белән йөрүчеләргә Татарстан хөкүмәте тиешле субсидия бирми дип саный берләшмә активистлары. Казанда билет бәясе 35 сум булса, дәүләт шуның 25 сумын гына каплый. Шул ук вакытта Казан җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 45 проценты — ташлама белән йөрүчеләр. Шулай ук пассажир ташучылар брутто-контракт системына күчәргә чакыра.

• Узган ел Казанның җәмәгать транспорты оешмалары QR-кодлар кертүдән килгән зыянны каплатуны Татарстан хөкүмәтеннән сорады. Путинга язылган мөрәҗәгатьтә республикадан яртылаш ярдәм генә күрсәтелгән диелде.

• Ел башында Татарстанның Питрәч районында авыллар арасында йөрүче автобусларны бетерүләре сәбәпле, 30 авыл изоляциядә калды. Район хакимияте Татарстан транспорт министрлыгыннан акча күчерелмәүгә зарланды.

• Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин шәһәр бистәләрен төзекләндерүгә, шул исәптән, өстәмә җәмәгать транспорты эшләтүгә акча җитмәүгә зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG