Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Евгений Пригожинның үлемен раслады


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Тикшерү комитеты белдергәнчә, Тверь өлкәсендә килеп төшкән очкычта һәлак булган 10 кешенең дә шәхесе ачыкланган. Ул элек Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә диелә.

Русия Тикшерү комитеты "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожинның очкыч казасында һәлак булуын раслады. Тикшерү комитеты белдергәнчә, Тверь өлкәсендә килеп төшкән очкычта һәлак булган 10 кешенең дә шәхесе ачыкланган. Ул элек Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә диелә.

Росавиация исемлегендә Евгений Пригожин һәм "Вагнер"ның тагын бер лидеры Дмитрий Уткин фамилияләре бар иде.

23 август кичендә Русиянең Тверь өлкәсендә очкыч килеп төшүе хәбәр ителде. Русия телеграм-каналлары шунда ук аның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булуын яза башлады. Күп тә үтмәде, Росавиация юлчылар арасында Пригожин булуын хәбәр итте.

Кайбер белгечләр һәм журналистлар Пригожинны "күмәргә" ашыкмаска өндәде. "Досье" үзәге журналисты Илья Рождественский Пригожинның "троллинг" яратуын искә төшерде. "Аңа ике тамчы су кебек ошаган кеше дә булуы бар. Минемчә, Пригожинның хәзер исән булу ихтималы — 30-40%", диде журналист.

Очкычның һәлакәткә очрау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Пригожинның үлеме турында хәбәрләр чынбарлыкка охшый дип сөйләде.

— Путин системы Пригожинга нык үпкәле һәм ачулы иде, чөнки ул — системга каршы барган кеше. Без 24 июнь көнне Путинның кыяфәтен күрдек, ул чыннан да ачулы иде. Пригожин фетнәсе Путин системын какшатты.

Путин системы — "паханат" дәүләте. Мондый системда мондый үпкәләрне онытмыйлар, аларга җавап бирү кирәк. Фетнә вакытында да мин шуны әйттем: якын арада Пригожин теге яки бу сәбәптән үләчәк, — ди ул.

  • 2 ай элек Пригожин җитәкләгән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт отрядлары Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде. Фетнә вакытында Русия кораллы көчләренең берничә очкычы һәм боралагы бәреп төшерелде.
  • Пригожинга каршы ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды, ә "Вагнер"чылар Беларус башлыгы Александр Лукашенка белән килешү нигезендә Беларуска җибәрелде. Пригожин исә Русиядә калды.
  • 21 августта Пригожин төшкән видео чыкты. Әлеге видеода ул "мин хәзер Африкада" диде.
  • Евгений Пригожин — эшкуар, Русия президенты Владимир Путинның күптәнге якын кешесе. Ресторан бизнесын оештыручы буларак танылган (Мәскәү Кремленә хезмәт күрсәтү подрядларын алу аркасында аны "Путинның пешекчесе" дип йөртәләр); соңыннан Пригожин белән Уткин "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен — Мәскәү Кремле мәнфәгатьләре өчен Сүрия, Африка, соңыннан Украинада да сугыша торган хәрби берәмлек оештырган. Узган ел "Вагнер"га Русия төрмәләрендә утырган дистәләгән мең тоткын ялланды. Алар Украинадагы сугышта уңышка да иреште, мәсәлән, быел язын Бахмутны яулады. Аларны төрле хәрби җинаятьләр кылуда гаепләделәр. Июньдә "Вагнер"чылар оештырган фетнәнең сәбәбе — Пригожинның Русия саклану министрлыгы белән килеп туган низагы. Пригожин сәяси таләпләр чыгара башлаган иде. Фетнәдән соң ул сәяси темаларга чыгыш ясамады.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG