Русиядә мобилизация игълан ителүгә бүген бер ел. Бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Ул ничек башланды, нинди нәтиҗәләргә китерде? Мобилизация төгәлләндеме, әллә дәвам итәме? Азатлык мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләр, аларның һәм якыннарының михнәтләре, гаилә язмышлары турында күп язды. Бүген сезгә кайбер саннар җиткерәбез.
Русиядә мобилизация игълан ителүгә бер ел тулды. Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип искәртте.
Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
Мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алуга зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый булды. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин үзе дә таныды.
2021 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китте. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Мобилизация игълан итү эмиграциянең икенче дулкынына сәбәп булды. Беренче көнне үк Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде, әмма бу хакта президент фәрманы булмады. Кайбер белгечләр мобилизация әле дә дәвам итә дип саный.
Татарстаннан һәм Башкортстаннан ничә кешенең мобилизацияләнүе төгәл билгеле түгел, хакимиятләр бу хакта төгәл саннар җиткермде.
Берничә ай узуга мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләрнең үлеме турында хәбәрләр килә башлады. Андый хәбәрләр әле дә килә.
Узган атна Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерде.
Азатлык мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләр, аларның һәм якыннарының михнәтләре, гаилә язмышлары турында күп язды. Бүген сезгә кайбер яңа саннар җиткерәбез.
Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 610 һәлак булган, шуларның кимендә 76сы - сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 128е мобилизацияләнгән булган. Ике республикага кимендә 204 кеше.
"Медиазона" белән ВВС журналистлары да Русиянең Украинага каршы сугышта югалтуларын теркәп бара. Аларның хисабына күрә, Русиянең бу сугышта югалтулары 32 164 кешегә җиткән. Шулардан 3613 кеше - мобилизацияләнүчеләр.
Кайбер белгечләр фикеренчә, бу сугышта Русиянең этник төркемнәре вәкилләре чамадан тыш күп үлә. Бу хакта Азатлыкка Бурят активисты Мария Вьюшкова сөйләде. Асаба халыклар вәкилләре гомум саннарына караганда күбрәк үлә, соңгы вакытта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре ешая, бигрәк тә Башкортстаннан үлемнәр күбәйде, ди белгеч. Моны Азатлык хисабы да раслый.
Башкортстан
Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфадан, аннары Стәрлетамак, Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Салават шәһәре, Ишембай һәм Мәләвез районнары килә (2023 елның 21 сентябренә саннар):
- Уфа — 97 кеше
- Стәрлетамак — 56 кеше
- Белорет районы — 49 кеше
- Учалы районы — 42 кеше
- Әбҗәлил районы — 28 кеше
- Салават шәһәре — 23 кеше
- Ишембай районы — 22 кеше
- Мәләвез районы — 22 кеше
Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:
Татарстан
Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казаннан, аннан соң Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Тәтеш, Кукмара районнары килә (2023 елның 21 сентябренә саннар):
- Чаллы — 84 кеше
- Казан — 72 кеше
- Түбән Кама районы — 37 кеше
- Бөгелмә районы — 28 кеше
- Яшел Үзән районы — 20 кеше
- Алабуга районы — 19 кеше
- Тәтеш районы — 19 кеше
- Кукмара районы — 18 кеше
Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:
Ихтыяри батальоннар
2022 ел җәендә Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстан белән Татарстанда да ихтыярилар батальоннары төзелә башлады. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны арта. Әлегә кадәр теркәлгән саннар мондый:
Башкортстан
- Шәйморатов исемендәге батальоннан — 45 кеше
- Доставалов исемендәге батальоннан — 10 кеше
Башкортстан бу сугышка барлыгы 13 хәрби берәмлек туплады. Аларның тулы исемлеге монда китерелә.
Татарстан
- "Алга" батальоныннан — 34 кеше
- "Тимер" батальоныннан — 1 кеше
"Вагнер" ширкәтенә ялланучылар
Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да бик зур. Безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 99, Башкортстан кимендә 213 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.
Өстәмә мәгълүмат
Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 322 кеше, Башкортстаннан 500 кеше, (52%), ягъни яртысыннан күбрәге 25тән алып 44 яшькә кадәр булган.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!