Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тимер юл җиһазын яндыруда шикләнеп өч егетне тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бөгелмәдә яшәүче 21 яшьлек Артурга, 20 яшьлек Адельгә һәм 16 яшьлек Ильяга "Террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар. 

Татарстанда тимер юл җиһазын яндыруда шикләнеп өч егетне тоткарлаганнар. Бу хакта "Реальное время" һәм Baza Тelegram-каналы җиткерә.

Baza язуынча, Бөгелмәдә яшәгән өч егет (аларның берсенә яңарак кына 16 яшь тулган) Куйбышев тимер юлындагы реле җайланмасы урнашкан шкафны яндыруда шикләнелә, бу эш өчен аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр диелә. Сорау алган вакытта алар ут төртүне "Telegram-нан бер егет" кушуы буенча эшләвен әйткән.

"Егетләр Бөгелмәдәге реле җайланмасы урнаштырылган шкафтан башларга булган, алар аңа 5 октябрьгә каршы төндә ут төрткән. Әмма акчаларын алырга җитешмәгәннәр, берничә сәгатьтән тоткарланганнар", дип яза канал.

Шул ук вакытта "Реальное время"га чыганаклары әйтүенчә, егетләр реле җайланмасы урнаштырылган шкафка түгел, вагоннарны автомат рәвештә исәпләүче техник җайланмага ут төрткән.

21 яшьлек Артурга, 20 яшьлек Адельгә һәм 16 яшьлек Ильяга "Террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эшләре ачылган.
  • Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
  • Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
  • Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
  • 30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр иде. Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG