Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус татарлары турында монография якларга әзерләнгән галимә тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Галимәнең әтисе Беларус татар диаспорасы лидерларының берсе иде.

Куәт оешмалары вәкилләре Беларус дәүләт фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зорина Канапацкаяны тоткаралаган. Аның "үкенеч белдергән" видеосы 10 октябрьдә Беларусның Оештырылган җинаять һәм коррупция каршы көрәш баш идарәсенә (ГУБОПиК) якын Telegram-каналда чыккан. Бу хакта "Зеркало" басмасы җиткерә.

Канапацкая Беларусның IX—XVIII гасыр тарихы һәм археография бүлегендә эшләгән.

"Бары тик фәнни эшчәнлек белән генә шөгыльләндем, докторантураны бетердем һәм Беларус татарлары турындагы монографияне яклауга әзерли идем. "Экстремист" каналларга язылган булуым һәм аларның эчтәлеге белән танышуым өчен гаеплемен", дип сөйли ул камерага.

Шулай ук Зорина Канапацкаяны "Перамога" планының ботына язылуын, "митинглар узган чакта янәшәдә булуын", "протест төркеме" һәм каршылык символикасы фонында фотога төшүен танырга мәҗбүр итәләр.

Беларуста куәт оешмалары еш кына гаепләнүчеләрне "үкенеч видеолары"нда катнашырга мәҗбүр итә, шуннан соң бу видеоларны дәүләткә якын медиалар, телеграм-каналларда чыгара.

  • Тарих институты сайтында әйтелгәнчә, Канапацкая өлкән фәнни хезмәткәр булып быел сентябрьдән эшли башлаган. Доцентка фәнни исемне 2011 елда биргәннәр.
  • Зорина Канапацкая студентлар өчен 100дән артык фәнни эш, укыту програмы авторы. Аның фәнни кызыксынулары - милли азчылыклар, дини тикшеренүләр, XIV-XXI гасырда яшәгән беларус татарларының тарихы, мәдәнияте, дине, лингвистика һәм башкалар.
  • Зорина Канапацкаяның әтисе - Ибраһим Канапацкий Беларус татар диаспорасы лидерларының берсе. Ул 2005 елның 9 сентябрендә вафат булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG