Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләвеннән соң "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде


Азат Хамаев
Азат Хамаев

Кичә Дәүләт шурасы утырышында депутат Азат Хамаев "нинди хокукый киңлектә яшибез" дип сорау бирде һәм Чечня башлыгы улы Адам Кадыровның Коръән яндыруда гаепләнүче егетне кыйнавын хәтерләтте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атагач, Хамаев гафу үтенде.

Кичә, 19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда республика парламенты депутаты Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган өчен кулга алынган Никита Журавельне кыйнавы турында телгә алды.

"Үземә биргән беренче сорау - без бүген нинди хокукый киңлектә яшибез? Менә тормыштан бер мисал: Русия Федерациясе субъекты башлыгы кеше кыйнаган өчен улына каһарман исеме бирә, ә алга таба аны бөтен мөселманнарның каһарманы дип атый. Кайсыгыз җавап бирә ала?", диде Хамаев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атады.

"Дәүләт шурасы депутаты Азат Хамаевның сүзләре аның шәхси фикере генә һәм республика мөселманнарының карашына бернинди катнашы да юк", диде ул. Аның әйтүенчә, Татарстанда "кардәш чечен халкына һәрчак хөрмәт белән карыйлар".

Миңнехановның бу белдерүеннән соң Хамаев гафу үтенде.

"Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясаганда шәхси фикеремне белдердем, аны хезмәттәшләрем хупламады. Тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин булган бу хисчән сүзләрем өчен гафу үтенәм", диде. Аның сүзләрен "Татар-информ" җиткерде.

  • Волгоградлы Никита Журавельне Коръән яндыруда гаепләп кулга алганнан соң, Чечнядагы тикшерү изоляторына китерделәр. 25 сентябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров 15 яшьлек улы Адамның тикшерү изоляторындагы Журавельне кыйнавы төшерелгән видео чыгарды. "Кыйнаган һәм дөрес эшләгән", дип белдерде Кадыров.
  • 6 октябрьдә Адам Кадыровка Чечня Каһарманы исеме бирелүе билгеле булды.
  • Бер атна элек Чечняда Журавельгә Коръән яндыру белән бәйле ачылган җинаять эшен мәхкәмәдә карый башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG