Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм"


Фәнис һәм Язилә Фәхретдиновлар
Фәнис һәм Язилә Фәхретдиновлар

"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең дүртенче чыгарылышында Татарстанның Мөслим районыннан АКШның Калифорния штатына күченгән Фәнис Фәхретдинов белән сөйләштек. Ул Русиядә эзәрлекләүгә дучар булганнан соң, китәргә карар иткән.

Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:35:59 0:00

Ни өчен Америка

Бер ел-ел ярым элек Русиядән бик күп кеше китә башлады. Бу сәяси вазгыятькә бәйле. Төгәл саннар юк, ләкин белгечләр якынча 800 мең кеше Русиядән чит илгә чыгып киткән дип исәпли. Син дә шул вакыйгалар аркасында чыгып киткән кешеме, Фәнис?

— Миллионга якын кеше чыгып киткәнгә бик ышанам, күбрәк тә булмаса әле. Мин бераз алданрак, сугыш башланганчы ук Америка Кушма штатларына китеп өлгергән идем.

— Син хәлләрнең шуңа барып җитәсен, сугыш буласын сизә идеңме?

— Сугыш булыр дип күз алдына да китермәдем. Башымда андый уй юк иде. Ләкин илдәге сәясәтнең кайсы якка баруын, дөньяның алга түгел, артка тәгәрәвен аңлаган идем инде. Кызганычка, бу мин күз алдына китергәннән дә куркынычрак әйбер булып чыкты.

— Китү сәбәпләрен әйтә аласыңмы? Нәкъ менә Америкага китәм дигән уй-хыялың бар идеме? Ни өчен Америка?

Дөньяның алга түгел, артка тәгәрәвен аңлаган идем инде

— Үз гомеремдә башка илгә күченергә туры килер дигән уйның башыма да кергәне булмады, әмма Американы, Европаны күрәсе килә иде. Берничә ай эчендә мин җыенып чыгып киттем. Чөнки, сәясәткә карашым өчен дип әйтсәм дөрес булыр, үз проблемаларым бар иде.

— Дөрес аңлыйммы, ниндидер фикерең, сәяси активлыгың, гамәлләрең өчен басым ясалганга, син чыгып китәргә карар кылгансың.

– Әйе, нәкъ шулай.

— Ни өчен Америка? "Күрәсем килә иде", дидең, бу синең балачак хыялы идеме? Аңлавымча, син чит илгә гомумән беренче тапкыр чыккансың һәм океанның икенче ягына ук киткәнсең.

— Әйе, шулай булды. Кайсы илгә чыгып китәсемне бер төндә хәл иттем. Кичтән уйладым: нәрсәдер дөрес бармый, нидер эшләргә кирәк, дигән уйдан төне буе йокы кермәде. Төн уртасында, Казанда, урамда уйланып утырганда, шул уй башыма керде дә, шул төндә үк кайсы илгә китәсемне дә хәл иттем.

— Америкада барып терәлерлек урының, дус-танышларың, туганнарың да юк, әмма барыбер Американы сайлагансың. Чыгып китүең ничек булды? Качак буларак киттеңме? Чикләрне ничек уздың? Визаң бар идеме? Соңгы елларда визалар алу да кыенлашкан иде.

Төне буе уйладым да, Америкага китәргә кирәк дигән фикергә килдем

— Әйткәнемчә, бер төндә бар әйберне исәпләдем. Визам юклыгын да аңлый идем. Моңарчы башка илләргә чыкмаганымны да, чит телләр белмәвемне дә исәпкә алдым. Европадагы сәясәтнең кайсы якка баруы, кызыл паспорт белән артык ерак китеп булмавымны да аңладым. Болай уйладым: мин кайда файдалы була алам, кайда яхшы яши алам, кайда милләтемә, телемә, динемә карамаячаклар, кайда үз тырышлыгыма таянып акча эшли алам, үземне ашата һәм яшәтә алам, шул илгә барырга кирәк. Үзем генә дә түгел бит әле, тормыш иптәшем дә бар. Шулай анализлап, Америкага китәргә кирәк дигән фикергә килдем.

— Һәм хатының нәрсә дип әйтте? Аның реакциясе, фикере нинди булды?

— Төне буе йокламыйча, иртән эшкә киттем. Төшке ашка кайттым. Ничек әйтергә белмичә утырдым. Аш ашап утырганда әйтеп салдым: "Мин бүген төне буе уйладым, безгә китәргә кирәк", дидем. Ул нәрсә өчен икәнен аңлый иде инде. Артык сораулар да бирмәде.

— Кая китәбез? — диде.
— Америкага, — дидем.
— Ә нишләп Америкага? Ә нигә Германиягә түгел? — диде.
— Иртәгә билетлар алам, шунда билгеле булыр, — дидем.
— Ярый, кайчан китәбез? — диде. Башка сораулар бирмәде.

— Син Чүпрәле яки Мөслимдә утырып: "Әйдә, Казанга барып кайтыйк", дигән төсле сөйлисең.

— Чынлап та, шулай килеп чыкты. Шул төн эчендә мин бар мәгълүматны укып, барлап, карап чыктым, танышлар эзләп табарга тырыштым. Бернинди танышым да юк икәнен аңладым. Шуннан соң үзебезгә Мексикага барырга кирәк дип уйладым. Бар мәгълүмат та, хәтта Американың эмигрантларга карашы нинди булуына кадәр, интернет челтәрендә бар.

Мексика-АКШ чиген узу

— Мексика белән Америка чиген узу тарихы ничек булды? Интернетта бу хакта бик куркыныч тарихлар сөйләнелә. Кемнедер урлыйлар, кыйныйлар, акчасыз калып кайтып китүчеләр дә бар. Шундый хәлләргә тарымадыгызмы?

Алдан ук башымда, "Русиядә яшәп мин ничек Мексикадан курка алам", дигән уй булды. Русиядә яшәгән кеше өчен анда куркасы әйбер тәгаен юк, тагын да куркынычрак әйбер юктыр дип уйладым. Шуңа мин андый начар тарихларны укымадым, башкалар юлына карамадым. Ләкин, хәзерге баш белән, ул юлны узып караганнан соң, моны беркемгә дә киңәш итмәс идем. Чөнки ул, чынлап та, бик куркыныч әйбер. Гомер бер генә! Үз тормышымны андый куркыныч астына куймас идем.

— Чикне ничек уздыгыз?

Русиядә яшәп мин ничек Мексикадан курка алам?

— Мин ул чикне "нелегал" буларак түгел, ә канунлы рәвештә үттем. Башта бер атна Кинтана-Роо дигән, ял итә торган штатта булдык. Без анда, чынлап та, ял иттек. Аннан без билетлар алып, Мексиканың Тихуана шәһәренә, Америка чигенә якынрак килдек. Аэропорттан урамга чыгып такси алырга ярамавын, Uberдан алырга кирәклеген белми идем. Урамга чыктым да, таксистны туктатып, адресымны күрсәттем. "Ничә доллар аласың?" дип сорадым, ул 25 долларга илтеп куйды. Ярый әле бернинди проблемам да булмады. Бу төн уртасы иде. Икенче көнне иртән торып, такси тотып, машина сата торган базарны сорап, шунда киттем. Миңа бик яхшы бер ир туры килде, ул ярдәм итте. Тотылган машина алдык. Икенче көнне иртән торып кирәк түгел әйберләрне калдырып чыгып киттек. Бар кеше дә беренче тапкырдан ук Америка чиген чыкмый икән. Без КПП кебек җиргә барып бастык, бер көтү машина тора, чират. Әкрен генә шул чират буенча бардык. Америка офицеры будкасы янына килеп туктадым. Тәрәзәдән документларны суздым да "Безгә сәяси сыену урыны кирәк", дидем. Ул безнең паспортларны күрде дә елмаеп: "Беләм, беләм", диде. Документларны алды, машинаны сүндерергә һәм миңа машинадан төшәргә кушты. Төштем. "Үзегез белән пычаклар, ярамаган әйберләр, корал юкмы?" дип сорады. "Юк", дидем. Тәнемне җиңелчә генә карап чыктылар да, кире утырып машинаны кабызырга һәм әкрен генә үзе артыннан барырга кушты. Шулай итеп читкә алып киттеләр, машинадан бар кешегә чыгарга куштылар. Аннан яңадан машинага утырттылар. Берәм-берәм барыбыз да анкетаны тутыргач, шул ук офицер яңадан килде дә: "Гафу итегез, ләкин сезнең кулыгызга богау тагарга мәҗбүр булам", диде.

— Әле алар гафу да үтенәләрме?

— Әйе, үземдә дә шок иде. Беренчедән, чикне болай узганыма ышанмыйм, икенчедән, гафу үтенеп, кулга беләзек тагуларына да гаҗәпләндем. Русиядә шундый тәҗрибәм булды, андый процедураларның ничек узуын беләм. Ә монда гафу үтенеп, беләзекнең бер ягын – минем кулга, икенчесен хатынга киертеп, офиска эскәмиягә алып кереп утырттылар. Без шулай 2-3 сәгать көтеп утырдык. Ашарга бирделәр, эчерттеләр. Кайдан су аласын, кайда бәдрәф икәнен күрсәттеләр. Шуннан соң безне камераларга керттеләр. Әлбәттә, хатыным хатын-кызлар һәм балалар камерасында иде, ә мин ир-атлар камерасында. Камера капкасы ачылды һәм карыйм...

— Ишекне ачсаң, анда барысы да татарлар һәм син: "Исәнмесез, кардәшләр", диеп килеп кердеңме?

Шунда мин күпчелек кешенең тынычлык эзләп килүен аңладым

— Әйе, "исәнмесез", диеп кердем. Аннары "здравствуйте" дидем, чөнки зур булмаган шул бүлмәдә, ике яклап эскәмияләрдә утыручыларның барысы да безнекеләр икәне күренеп тора иде. Кавказ халкы, урыслар икәне ерактан күренеп тора. Күп булса, ике кеше Латин Америкасыннан булгандыр. Барысы белән дә танышып чыктык. Көлешеп, сөйләшеп утыра торгач, безгә конвоирлар да ишекне ачып, кисәтү ясадылар. Кешене төрмәгә утырткач кәефе китә бит инде, ә монда бар кеше шат, елмая. Шунда мин күпчелек кешенең тынычлык эзләп килүен аңладым.

— Ниһаять, Америка төрмәсенә килеп эләктек диеп, шөкерана кылып утыручы кешеләр күз алдына килә.

— Чынлап та, шулай иде.

— Бу төрмәдә утыру озак булдымы? Сезнең мәсьәләне хәл итү, тикшерү озакка сузылдымы?

— Гомумән алганда, 18 сәгать вакыт уздырдык. Икенче көнне безнең бөтен документларны әзерләп, өч көн отельдә коронавирус буенча карантинда утыру шарты белән чыгарып җибәрделәр. Автобусларга утыртып, 4 йолдызлы кунакханәгә илтеп куйдылар. Анда безне өч көн яшәттеләр, ашаттылар. Тест ясадылар. Шулай итеп безне Америка Кушма штатлары каршы алды.

АКШка аяк баскач беренче хисләр

— Америкада кичергән беренче хис нинди булды?

— Мин анда кичергән беренче хисне беркайчан да онытмаячакмын. Ул хәзер дә башта утыра. Армиядә хезмәт иткәч, демобилизациядән соң, урамга чыккач, "мин азатлыкта", дигән хис туа. Шундый ук хис иде ул. Син үз-үзеңә, үз тормышыңа, үз юлыңа хуҗа, хәзер инде сиңа беркем дә комачауламый дигән ирек хисе. Минем өчен азатлык шул: нәрсә әйтәсем килә – шуны әйтәм, нишлисем килә – шуны эшлим, нәрсә белән шөгыльләнәсем килсә – шуның белән шөгыльләнәм. Сиңа беркем дә комачауламый һәм син үз-үзең өчен генә җавап бирәсең. Кемнеңдер нәрсәдер эшләгәне өчен түгел.

— Бер яктан бу шәп, ләкин икенче яктан куркыта да. Син үз-үзеңә генә таяна аласың, янәшәдә таяныч юк. Шул курку бар идеме? Телне азмы-күпме беләсең дип аңлыйм, ләкин кесәңдә акчаң юк, танышларың юк. Азатлык хисен кичерсәң дә, бу яңа тормыштан курку бар идеме? Нәрсә өчен курку иде ул?

Минем өчен азатлык шул: нәрсә әйтәсем килә – шуны әйтәм, нишлисем килә – шуны эшлим

— Курку хисе юк иде, аны азарт баса иде. Барысы да яңа, барысы да өр-яңадан бит. Яңа дөньяда, яңа тормыш башларга, өй табарга, эш табарга, яңадан танышырга, дуслашырга, яңа кагыйдәләргә өйрәнергә кирәк. Күптәннән әзерләнеп килсәң, кайда ничек буласын, нинди кагыйдәләр икәнен белсәң, бәлкем, куркыткан булыр иде.

— Син хатының белән Американың иң кыйммәтле, иң затлы штатларының берсендә яшисең. Үзеңне тәэмин итү, эш табу, яшәргә урын табу, ризык юнәтү авырмы яки хәлдән килә торган әйберме?

Әлбәттә, бирегә килгәндә минем бер танышым да юк иде. Кая барасымны да белми идем. Калифорнияне максималь рәвештә демократик штат дип уйлаганга күрә сайладым. Демократик штат булмаса, анда кагыйдәләр катырактыр дип уйладым. Ә икенчедән, табигать монда шундый матур. Штатта дүрт климат та бар, һәрчак җылы, рәхәт, күңелең һәрчак балкып тора.

Сагыну көче

— Американы шундый рәхәт итеп сөйлисең, сагыну хисе бармы? Сагыш, сагыну, нәсел-нәсепкә бәйлелек, алар белән элемтә тоту татарга хас әйбер бугай инде ул. Ил белән ничегрәк аралашасың? Әле бит 10 сәгатьлек вакыт аермасы да бар. Яңа җирдә яшәп китү азарты дисәң дә, барыбер туган якларны, туганнарны сагынасыңмы?

Туган җиремне, Ык буена барып утыруымны көненә берничә тапкыр күз алдына китерәм

— Әлбәттә, сагынам. Иң беренче тормыш иптәшем сагына башлады. Өч-дүрт айдан соң, аның төннәрен чык-чык килеп, мендәргә капланып елаганын ишетә идем. "Әниләрне сагынам, күрәсем килә, кайтып киләсем килә", дия иде. Ул вакытта минем Русиягә карата нәфрәттән башка бер әйбер дә юк иде. Әле һаман, урамнан машина белән барганда да, тирә-якка шаккатып: "Карале, бу илдә берни дә юк, ә кеше нинди рәхәттә, ләззәттә яши бит", дип уйлыйм. Үзебезне гомер буе иң бай илдә яшәгән диеп уйладык. Безнең илдә шундый империалистик пропаганда бара бит инде. Шул сүзләрдә тәрбияләнгән кеше буларак, минем Русиягә карата нәфрәт кенә туды. Шул уйлар белән миндә озак вакыт сагыну хисе булмады. Мин әле күптән түгел генә чынлап сагына башлаганмындыр. Чөнки, вакыт белән яман әйберне онытасың, башта якты, матур мизгелләр генә кала. Шуңа хәзер шул якты мизгелләрне искә төшереп, әти-әнине, туганнарны, дусларымны сагынам. Туган җиремне, Ык буена барып утыруымны көненә берничә тапкыр күз алдына китерәм. Әлбәттә, туган җиремне сагынам.

— Америкага чыгып киткәндә, син туган ягың белән җепләрне гомерлеккә өзәм диеп чыгып киттеңме, әлеге вакытта син бу турыда нәрсә уйлыйсың? Кайчан да булса, үзгәрешләр булып, кире туган җиргә кайтып төпләнәм дигән уй бармы?

— Бу бик авыр сорау. Әлбәттә, мин кайтыр идем. Киткәндә дә, кайчан да булса кайтам диеп чыгып киттем. Ләкин бу хәзерге сәясәт белән ул илгә мин аягымны да атламыйм. Ул илгә диеп әйтәм. Анда хәзер барган вакыйгаларга бер чәч бөртегем белән дә якын булырга теләмим. Шуңа күрә анда кайтуымны нык авыр күз алдына китерәм. Анда кайтасым килү теләге барлыкка килсен өчен нәрсә булырга тиештер, әмма ул илгә мин кайтмыйм. Башка илгә әйләнсә, бәлкем...

— Ә, синең өчен, башка илгә әйләнү нәрсә ул?

Хәзерге сәясәт белән Русиягә аягымны да атламыйм

— Беренчедән, кешегә кешелекле караш булырга тиеш. Икенчедән, кеше нәрсә уйлый, ничек уйлый – шуны әйтә алырга тиеш. Хәзерге вакытта ул әйбернең бер хәрефе дә юк. Коллыкта яшәгән халык беркайчан да бәхетле була алмый. Хәзерге вакытта безнең халык коллыкта яши.

— Мәсәлән, сугыш бетә, ниндидер тәүбә гамәлләре кылына икән, кешеләрнең тормышын җайландырыр өчен сәяси режим үзгәрергә тиешме? "Хатын, әйдә, җыен, кайтабыз", дигән сүзне әйтер өчен, нәрсәләр үзгәрергә тиеш?

— Миңа анда тыныч булачагын, төрмә янамаячагын, берни дә янамасын аңлыйм икән, ил шундый хәлгә килсә... Мин аның кайсы моментта шулай булуын һичшиксез аңлаячакмын, әмма хәзергә мин аның ничек буласын күз алдына да китерә алмыйм, аңлата да алмыйм.

— Чынлап та, күп кеше читкә иминлек эзләп чыгып китте. Шулай да, "ул Америкада нишләп ятасыз, кире кайтыгыз, монда да яшәп була, сиңа берни янамый", дигән фикерләр белән туганнарың, якыннарың, дусларың шалтыратканы бармы? Хатының белән китеп баруыңны ничегрәк бәялиләр?

Күпчелек очракта туганнар, якын дуслар: "Афәрин! Дөрес эшләдегез. Монда ниндидер иминлек, тынычлык көтәргә бернинди нигез юк", дияләр. Әлбәттә, шаярып кына: "Әй, нишләп ятасың инде анда, әйдә, кайт", диеп әйтүчеләр бар. Күпчелек очракта бу шаяру гына.

Америкада пикетларга чыгу

— Шулай да, син Америкада булсаң да, Татарстан байрагын тотып төрле пикетларда катнашасың, сугышка каршы җыеннарда буласың, сәяси тотканнарны азат итү таләбе белән чыгасың. Чит илдә тормышың барыбер азмы-күпме җайлашып килә бит инде, сине барыбер Русиядәге мәсьәләләр борчыймы? Син ни өчен чыгасың? Урамга чыкканда, син туганнарың турында уйлыйсыңмы?

— Тагын бер авыр сорау. Әлбәттә, мин аны уйлыйм. Туганнарым турында да уйлыйм. Якын кешеләрем арасыннан: "Зинһар, митингларга чыгуыңнан һәм аны күрсәтүеңнән тукта", дип әйтүче булды. Мин аны башта күңелемә нык якын алып, рәнҗеп җавап бирдем. Яңадан тынычланып, хушка килеп аңлатканнан соң, уртак тел таптык. Бер генә тапкыр булды андый әйбер.

Фәнис Фәхретдинов һәм башкорт активисты, журналист Айгөл Гыймранова-Лион Лос-Анджелеста Татарстан суверенитеты көнендә пикетта, 30 август
Фәнис Фәхретдинов һәм башкорт активисты, журналист Айгөл Гыймранова-Лион Лос-Анджелеста Татарстан суверенитеты көнендә пикетта, 30 август

— Менә бу пикетларга, митингларга чыгу ул синең өчен нәрсә? Син беркемгә берни тиеш түгел, мәҗбүрият юк, әмма барыбер үз фикереңне әйтергә тырышасың.

— Мин үз фикеремне дә әйтәм һәм үзем өчен генә дә түгел, ә илдә калган һәм китә алмаган, сәясәтнең кайсы якка баруы белән риза булмаган кешеләр өчен дә әйтәм. Чөнки бездә үз фикереңне әйтү хәзерге вакытта ничек куркыныч икәнлеген үзегез беләсез. Үзем өчен дә, шулар өчен дә чыгам.

— Бу сугышка, мобилизациягә кадәр үк илдән киткән татар-башкортлар күп. Алар Америкада да, Европада да яшиләр. Ләкин аларның активлыгы бик сай яки күренми. Күренгән очракта да, күбрәк мәдәни проектлар. Кеше читкә китсә, күбрәк матди ягын кайгырта, тормышын көйли, артык низагларга кермәскә тырыша, без сәясәт белән шөгыльләнмибез, дигән сүз белән, бу эшләрдән читләшә. Син моны ничегрәк кабул итәсең һәм ничегрәк бәялисең?

Мин үз фикеремне илдән китә алмаган кешеләр өчен дә әйтәм

— Сәяси активлык булмауны мин бер әйбер белән аңлатам. Күптән киткән кешеләрнең күпчелегендә ватандашлыгы яки резидентлыгы бар. Алар күңелләре белән Русиядә барган вакыйгаларга риза түгел, әмма алар кунакка кайтып килә алалар. Шул тыныч кына кайтып килә алсыннар, аларга беркем дә бәйләнмәсен өчен алар тыныч кына утыралар, берни дәшмиләр. Ләкин һәр кеше үзенекен сайлый, һәр кеше үзе өчен үзе җаваплы.

— Ә Америкада яшәп ятучы, ләкин Русия сәясәтен хуплаучы татар-башкортлар белән очрашканың булдымы? Аларның позициясен ничек бәялисең?

— Аллаһка шөкер, татар-башкорт арасында бер генә андый "ватник"ны да күргәнем булмады. Берәү дә юк. Нык тату, әйбәт яшибез. Митингка, сәяси чараларга чакырсаң, мәдәни чараларга яки өчпочмак ашарга килгән кадәр кеше килми инде, әмма "ватник"лар юк. Берәүне дә белмим.

Америкада татар булып яшәү авырмы

— Америкада татар булып яшәү авырмы? Нәрсә өстенлек итә: акча эшләүме, әллә татар булып сакланумы?

— Яңа килгән кеше булса, әлбәттә, ул акча эшләү, фатиры, ризыгы, иминлеге турында уйлый. Беренче вакытта монда бар кешенеке дә шулай. Шуңа күрә, яңа килгән эмигрантлар арасында булган татарның аңа вакыты юк. Ләкин барыбер, "Әйдәгез, шушы вакытта күрешик инде", дип язучылар бар, барысының да күрешәсе, сөйләшәсе килә. Кайберәүләр аннан соң: "Рәхәт булып китте, кайтып килгән кебек булдым", дип язалар. Андыйлар яңа килгән кешеләр арасында да бар. Ә инде ныклап татар җанлы яки башкорт җанлы булган кешеләр күпчелектә күптән килеп яшәгән кешеләр арасында күренә. Чөнки, беренчедән, аларның өйләре, эшләре, иминлеге бар. Алар күп вакытын татар мәдәниятенә дә багышлый ала һәм андый мисаллар күп.

— Читкә чыгып киткән кеше үз кешеләрен эзли, үз мохитен булдыра. Синдә татар кешеләрен эзләү, алар белән аралашу ихтыяҗы бармы? Һәм ни дәрәҗәдә бу ихтыяҗны баса аласың? Лос-Анджелеста татар-башкортлар белән аралашу ни дәрәҗәдә куелган?

– Безнең монда әллә ни олы комьюнити дип әйтмәс идем. Быел Сабантуй уздырдык, 400ләп кеше бар иде.

— Чит ил өчен бу бик зур сан! Бу зур комьюнити санала!

— Анысы шулай, үзем дә андый әйбер көтмәгән идем, күп булса 150 кеше җыелыр дип уйладым. Чөнки, гадәттә, гади пикникка яки чәй эчәргә җыелганда без 20-30 кеше булабыз. Шул ук Сабантуйга әзерләнгәндә дә 20-30 кеше идек. Сабантуйга якынча 150 кеше булырбыз дип уйладык та, мә сиңа: 400ләп кеше булды! Шок булды.

— Шул татарлар белән очрашу, аралашу, җырлашу ихтыяҗы бармы синдә?

— Барлык җыелышларга да һәрвакыт яратып, көтеп алып йөрергә тырышам. Вакытым бар икән, берсен дә калдырмыйм.

Сагышны басарга нәрсә ярдәм итә

— Америка хыялы дигән әйбер бар, ягъни күп итеп акча эшләү һәм баю теләге. Синдә ул бармы? Әгәр син ул Америка хыялын тормышка ашырсаң, ул акчаларны нәрсәгә тотар идең?

— Әлбәттә, өй алыр идем. Без бит инде төпле кешеләр. Лос-Анджелеста һәм Казан Кирмәне янында йорт алыр идем. Шулай ук, үзебезнең халыкка ярдәм итәрлек нинди оешма бар, шуларга ярдәм күрсәтер идем.

— Башта ук сорарга онытканмын: туган җирне сагыну һәм сагышны басар өчен син нәрсәләр эшлисең?

Киләчәктә туачак балаларым иминлектә яшәсен иде. Шуңа омтылып яшим

— Илһам Шакировны тыңлыйм. Кечкенә чакта әби белән булган вакытлар искә төшә. Ул камыр баса яки токмач кисә, ә мин аның кырыенда утырам. Ул шунда, тыныч кына, Илһам Шакировның күп җырларын җырлый иде. Мин шунда: "Әби, зинһар, җырлама инде, туйдырды бит инде ул җыр", дия идем. Хәзер әби дә юк, үзем дә Татарстанда түгел. Хәзер машинада йөргәндә, шул сагынуны, сагышны басар өчен Илһам Шакировны кушам да, шул сагынуларны күз яше белән чыгарып тынычланам.

— Ничек кичерәсең син бу мөһаҗирлекне? Нәрсәдән көч табасың?

— Хәзерге вакытта үз тормышым, үз киләчәгемне кайгыртам, чөнки хәзерге моментта безнең документлар әзерлектә генә, резидент статусы булмагач, бүген мин монда – иртәгә тегендә дигәндәй. Шул документлар эше буенча төгәллек булмау сәбәпле, үз уйларымны, вакытымны эшкә багышлыйм. Эш белән онытылам һәм вакыт барганы да сизелми. 2023 ел инде бетеп бара, ә мин аның узганын сизмәдем дә. Ничектер вакыт та тизрәк барамы соң?! Яки ул 365 көн буе җәй булганга шулаймы?

— Нинди уйлар синең күңелеңне җылыта?

— Киләчәктә туачак балаларым иминлектә яшәсен иде. Шуңа омтылып яшим.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG