Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия гаскәре сугыш кырында үз хәрбиләренең йөзләгән мәетен калдыра, туганнары аларның үлүен мәхкәмә аша дәлилләргә мәҗбүр


Украинадагы сугышта Харьков янында һәлак булган Русия хәрбиенең мәете. Архив фотосы
Украинадагы сугышта Харьков янында һәлак булган Русия хәрбиенең мәете. Архив фотосы

Туганнарының сугышта үлүен мәхкәмә аша дәлилләргә тырышучылар Татарстанда да бар. Мәсәлән, республика медиасы Норлат районы мәхкәмәсенең Украинадагы сугышта "Барс-19" батальоны белән катнашып, хәбәрсез югалган Александр Ивановны һәлак булган дип тануын яза. Ир Норлат районы Иске Иглай авылыннан.

Русия гаскәре сугыш кырында үз солдатларының йөзләгән мәетен калдыра, хәрбиләрнең туганнары аларның үлүен мәхкәмә аша дәлилләргә мәҗбүр, дип яза "Вёрстка".

Басма мәгълүматынча, 2022 елның җәеннән Русия мәхкәмәләренә ил хәрбиен һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану турында 170тән артык дәгъва кергән. Бу гариза белән аларның туганнары, хәрби прокурорлар һәм хәрби бүлекчәләрнең җитәкчеләре мөрәҗәгать итә.

Русия мәхкәмәләре мондый эшләрдә чыккан карарларны халыкка сирәк чыгара, дип искәртә басма. "Вёрстка" журналистлары мәхкәмәләр сайтларында, ачык кулланышта булган 18 мәхкәмә актын өйрәнгән.

Мәхкәмәләргә өч очракта мөрәҗәгать итәләр: әгәр авыр яралы солдатны сугыш кырында ташлап калдырсалар һәм шуннан бирле аның турында берни билгеле булмаса; әгәр солдат үтерелгән булса, әмма аның мәете ятып калса; шулай ук әгәр солдатның гәүдәсе вак кисәкләргә таралган булып, аны җыя алмасалар. Әгәр дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләре: сугыш урыныннан фотолар, бергә хезмәт иткән башка хәрбиләрнең күрсәтмәләре булса, хөкемдар солдатны үлгән дип таный диелә.

Басма язуынча, беренче мондый дәгъваларны "Москва" крейсеры батканнан соң, 2022 елның июнендә диңгезчеләрнең гаиләләре тапшырган. "Вёрстка" ачыклавынча, бу хәлдән соң хәрбиләрнең туганнары гына түгел, зур югалтулардан соң хәрби бүлекчәләрнең командирлары да мәхкәмәләргә яза башлаган.

Мәсәлән, мәхкәмәләргә Харьков, Изюм, Авдеевка һәм Угледар янында тар-мар ителгән солдатларны һәлак булган дип тану турында гаризалар килгән.

Туганнарының сугышта үлүен мәхкәмә аша дәлилләргә тырышучылар Татарстанда да бар. Мәсәлән, республика медиалары Норлат районы мәхкәмәсенең Украинадагы сугышта "Барс-19" батальоны белән катнашып, хәбәрсез югалган Александр Ивановны һәлак булган дип тануын яза.

Ул Норлат районының Иске Иглай авылыннан. Сугышка 2022 елның 1 сентябрендә кергән, ә 11 сентябрьдә хәбәрсез югалучылар исемлегенә эләккән. Аның чолганыштан чыга алмавы хәбәр ителгән, әмма мәетен кайтармаганнар. Хәрбинең хатыны ире югалганнан соң Норлаттагы "Ватанны саклау" фондына барган, алга таба нишләргә дип сораган.

Фонд хезмәткәрләре гаиләгә хәбәрсез югалган ирне үлгән дип тану өчен документлар җыярга булышкан диелә.

  • Күптән түгел билгеле булганча, Казанда контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты һәр ике көн саен сугышка 122ләп кешене җибәрә.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 705, Башкортстаннан кимендә 1140 кеше һәлак булган.
  • һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG