Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Анда һәлак булганчы, монда үләм". Сугыштан качучыларга җинаять эшләре ачыла


Украинаның Андреевка авылы янында һәлак булган русия хәрбие. 16 сентябрь 2023
Украинаның Андреевка авылы янында һәлак булган русия хәрбие. 16 сентябрь 2023

"Медиазона" санап чыгаруынча, мобилизация башланганнан бирле Русия хәрби мәкхәмәләренә хәрби бүлекләрне ташлап китү белән бәйле 4 меңнән артык эш килгән. Полициягә эләкмәс өчен күпләр качып йөрергә мәҗбүр. Ә кемдер контракт вакыты төгәлләнгәч, миңа берни янамый дип янә үз тормышын кора башлый һәм берничә айдан аларга погонлы кешеләр килә. Азатлык ике ир тарихын тәкъдим итә. Берсе инде рәшәткә артында, ә икенчесе качып йөри. Мәкалә әзерләнгәндә ул да элемтәгә керми башлады, аның кайда икәне туганнарына да билгесез.

Контракты бетеп кайткан һәм төрмәгә эләккән Рафаэль тарихы

Рафаэль Мигранов – Башкортстанның Иглин районы Олы Карамалы авылыннан. Тимер юлда машинист булып эшләгән. Абыйсының Украинадагы сугышта үлүен белгәннән соң, 2022 елның июнендә Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган. Шәйморатов батальонында минометчы булып хезмәт иткән. Контракт вакыты тәмамлангач, кайтып китә.

— Башкортстаннан ул вакытта алар җиде ир киткән иде, — дип сөйләде Рафаэльнең туганы Рифкать Мигранов. — Контрактлары дүрт айга төзелде дип беләм. Ул анда алты ай чамасы булды. Хәрби бүлектән җидесен дә бер вакытта кайтарып җибәрделәр. Качып китү булмады.

Рафаэль Мигранов кайта һәм янә үзенең элекке эшенә – тимер юлдагы эшенә керешә. Туган ягында аны каһарман буларак каршы алалар, ул мәктәп балалары белән очрашуга да килә. Ләкин ике ай чамасы узганнан соң полиция килә һәм Рафаэльне алып китә. Аңа "дезертирлык" маддәсе нигезендә эш ачыла (Җинаять кодексының 338 маддәсе, 3 өлеше). 7 ноябрьдә Уфа гарнизон мәхкәмәсе Рафаэльгә алты елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара. Әлеге маддә нигезендә биш елдан 15 елга кадәр колония яный.

— Эш җидесенә дә ачылды. Күпчелегенә шартлы мөддәт бирелде, ике кешегә биш елдан алты елга кадәр ирекләреннән мәхрүр итү карары чыкты. Иң зур мөддәт Рафаэльгә бирелде. Рафаэльнең баласы, карт әти-әнисе бар, шартлы хөкем булыр дип ышанган идек. Ул бит качып кайткан кеше түгел, хәрби бүлектән җибәрделәр, кире килү турында сүз булмады, бу хөкем карарын гаделсез дип саныйбыз, — ди Рифкать Мигранов.

Әлеге вакытта Рафаэль Уфада тикшерү изоляторында утыра, хөкем карары шикаять ителгән, мәхкәмә көтә.

Украинада сугышып кайткан егетне дезертирлык өчен алты елга хөкем иткәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Ялга кайтып качып йөрүче Тимур тарихы

Берничә атна элек "Idel.Реалии"га Башкортстаннан мобилизацияләнгән бер ир хат язды. Ул сугыштан ялга кайткач, кире бармаска булган. Ир үзенең исемен атамый гына (исеме редакциягә билгеле - ред.) үзенең тарихын сөйләргә булды. Соңрак "әлегә берни язмый торыгыз, мин хәрби комиссариат белән элемтәгә кердем", диде. Әлеге хәбәрдән соң ул редакция белән дә, үзенең туганнары белән дә элемтәгә чыкмый башлады. Проблемның җәмгыять өчен мөһим булуын исәпкә алып, "Idel.Реалии" ирнең исемен үзгәртеп, аның тарихын сөйләргә карар китте.

Тимурны 2022 елның сентябрендә мобилизациялиләр. Ул армиядә хезмәт иткән, контракт белән хезмәт итү тәҗрибәсе дә бар. Өч баласы булуга карамастан, сугышка китә.

— Мин фронтка да барып җитә алмабыз, сугыш бетәр дип уйлаган идем. Анда ниләр булганын күз алдына китермәдем. Бер тәүлек эчендә хәлләр үзгәрергә мөмкин дип фаразладым. Башкалар да шулай уйлады кебек, без анда ни көткәнен белмәдек.

Пензада хәрби күнегүләр узганнан соң аны Белгород өлкәсенә, Русия-Украина чигенә җибәрәләр, соңрак Украинаның Луһански өлкәсендәге Сватово һәм Кременная шәһәрләре тирәсендә була. Алты ай узганнан соң, ялга кайта һәм кире бармаска карар итә.

— Мобилизацияләнүчеләр "өченче эшелонда" булачак дип вәгъдә иткәннәр иде. "Өченче" булмады. Беренче көнне үк безнең колоннага һөҗүм булды. Бөтен рота – йөзләп кеше – йә ята, йә таралышып йөгерә. Һәм безнең яктан бер җавап та юк. Нишләргә кирәк икәнен беркем белми! Без анда автоматларны, һуманитар йөкне ташлап калдырдык. Аннары кире кайтып, җыеп йөрдек.

Тимур сүзләренчә, бу көнне аларның бүлеге 30 кешесен югалта. "Җәсәдләрне бер атнадан гына барып алдык" дип сөйли.

Кременная һәм Сватово өчен көрәш стратегик яктан мөһим санала, чөнки Сватово-Кременная сызыгы оккупацияләнгән Луһански һәм Донецки өлкәсен каплап тора һәм Украина кораллы көчләренә эчкә керүгә киртә куя. Русия хәрби бүлекләре ул вакытта яңа гына мобилизацияләнгән кешеләр исәбенә үзгәртелеп тора. "Без туп ите генә" дип сөйләгән иде бер хәрби 2022 елның ноябрендә эләктереп алынган телефон сөйләшүендә.


Тимур артиллериядә төбәүче була.

— Телевизорда, Русия интернетында анда барысы да әйбәт дип сөйлиләр. Ә чынлыкта анда коточкыч хәлләр! Егетләр күп үлде безнең бүлектә. Төгәл саннарны белмим. Яралылар күп, танышларым да күп үлде.

Ә үзе ул яра да алмаган.

Тимур сүзләренчә, хәрби бүлекләрдә эчкечелек чәчәк ата. "Бу да бер сугыш, аракыга каршы, үз кешеләрең арасында. Аннары алар кайталар да, эчеп граната аталар", ди ул.

"Нинди нацилар булсын ди анда?!"

Тимур "украин нацилары" турындагы пропагандага ышанмавын сөйли.

Бер украинны очраттым, сөйләшеп утырдык да, һәркем үз ягына шуышып китте

— Нинди нацилар булсын ди анда? Юләрлек! Бу сугыш беркемгә дә кирәкми. Безгә һөҗүм итмәделәр, без һөҗүм иттек. Ике халыкны бәрештердек… Бер очрак турында сөйлим – бер хезмәттәшне безнең позицияләргә илткән юлга мина куярга җибәрдек. 15 минутлык эш инде. Ярты сәгать юк бу. Килгәч, көлә. "Украинны очраттым. Шуышам, шуышам, ул да миңа каршы шуыша. "Бетте баш!" дип уйлыйм. Якынрак килде, сөйләшә башладык. Аны басуга мина куелганын карарга җибәргәннәр икән. Сөйләшеп утырдык да, кире шуышып киттек һәрберебез үзебезнең якка. Ул безнең кебек мобилизацияләнгән. Шундый ук кеше, бернинди дә "наци" түгел".

Тимур ялга кайта. Ялы беткәннән соң башка анда бармыйм дигән карарга килә. Военкоматка бу хакта шалтыратып әйтә. "Алайса көтегез, килеп алачаклар" дип җавапладылар ди.

Ирне чынлап та килеп алалар, хәрби комендатура аны Алкинога җибәрә. Алкино – хәрби бүлек һәм "Патриот" хәрби-патриотик парк, аннан Украинага ихтыяри батальоннарны тантаналы рәвештә озаталар. Шулай ук бирегә Тимур кебек башка шундый баш тартучыларны да җыелар. Алкинодан Тимурны берничә тапкыр Уфа гарнизоны буенча хәрби-тикшерү бүлегенә сорау алырга чакыралар. Ул анда конвойсыз үзе бара, үзе кайтып йөри.

Иргә җинаять эше ачылмый, кире фронтка кайту күрсәтмәсе чыгарыла. Шуннан бирле ул качып йөри.

Алкинода күп кеше мәхкәмә көтеп утыра ди Тимур.

— Күптән түгел бер кешене биш елга утырттылар. Ни өчен? Алар бит җинаятьчеләр түгел, гади кешеләр, гаиләле кешеләр. Хәзер күбесен утырталар. Элек шартлы хөкем бирәләр иде, хәзер исә рәшәткә артына җибәрәләр, чөнки шартлы хөкем белән кешеләр сугышка барыбер бармый, иректә кала.

Тимур сүзләренчә, Алкинода ул Уфаның Нагаево юлында граната шартлату белән янаган хәрби Илдар Булатов белән бер вакытта тотылган. Булатов юлга граната белән чыкканнан соң тоткарланды, соңрак тикшерү изоляторында ул үзенә кул салды.

Әңгәмә ахырында Тимур "бернинди шартларда да кире сугышка бармыйм" ди.

— Хәзер анда барсам, мине "нульгә калдырачаклар", йөз процент! Исән чыкмыйм мин аннан. Һәм бу беренче очрак кына булмаячак: кешеләрне шулай алып киттеләр инде һәм алар юкка чыкты. Хәбәрсез югалган дип саналды. Яки аларны чокырга аталар, йә "Шторм Z" кебек төркем белән алгы сызыкка җибәрәләр. Бер мин генә качып йөрмим. Минем кебекләр дистәләгән. Әйе, безне тота алалар һәм мәхкәмә булачак. Ләкин мин анда барганчы төрмәгә утырам. Анда һәлак булганчы, монда үләм.

Берничә көннән аның белән элемтә өзелә.

"Шартлы хөкем чыгару бетте диярлек"

"Idel.Реалии" исәпләп чыгарганча, Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле 2023 елның ноябрь ахырына кадәр Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе Җинаять кодексының 337нче маддәсе ("Хәрби бүлектән яки хезмәт урыныннан үз белдеклеге белән китү) маддәсе нигезендә 93 хөкем карары чыгарылган.

Тагын 18 эш каралуны көтә. Мисал өчен, быел ноябрь ахырында мәхкәмә каршына Шәйморатов батальонында хезмәт иткән Кыйгы районыннан 26 яшьлек Фидрат Габитов, Бәләбәйдән 34 яшьлек "шәйморатчы" Семен Персидкий басты. Икесе дә 337нче маддәнең 5нче бүлеге нигезендә хөкем ителә. Алар гаепләрен танымый һәм контрактны озайтмадык дип белдерә.

Кайбер җинаять эшләре гаепләнүченең кайдалыгы билгеле булмау сәбәпле тукатылып тора.

2022 елның ноябреннән башлап хөкем карарларының тексты мәхкәмә сайтында чыкмый. Соңгы хөкем карарының тексты 2022 елның 25 октябрендә чыккан. Анда Вилдан Назаровның 337нче маддәнең 3нче бүлеге нигезендә гаепләнүе языла. Аңа бер ел дәвамында хәрби хезмәттә алган акчасының 15 процентын дәүләт хисабына биреп бару карары чыккан.

2023 елның ноябреннән Уфа гарнизон мәхкәмәсе 337нче һәм 338нче ("дезертирлык") маддәләре нигезендә комментарлар бирми башлады.

"Дезертирлык" маддәсе нигезендә Башкортстанда алда сөйләп үтелгән Рафаэль Мигранов кына хөкем ителгән.

Адвокат Роман Петров Уфа гарнизоны мәхкәмәсе хәрби бүлекләрне ташлап китүчеләр һәм яллардан кире кайтмаучыларны башлыча ирекләреннән мәхрүм итә ди.

— 2023 елның беренче яртысында мин 337нче маддә нигезендә ике кешене якладым. Беренчесе — Ишембай районыннан бер төркем ихтыяри контрактлары беткәч, кайтып киткән һәм тоткарланып, мәхкәмәгә китерелгән. Икенчесе — ялдан кире кайтмаган. Икесенә дә шартлы мөддәтләр бирелде. Икенче ярты елда хәлләр үзгәрде. Августта мобилизацияләнгән бер ирне якладым. Аның хәрби бүлеге атышка эләгеп, югалтулар кичерә һәм бу ирне башка бүлеккә күчерәләр. Монда аны беркем белми, әлләни игътибар да бирмиләр һәм бер айлап чатыр шәһәрдә яшәгәннән соң кайтып итә. Өч айдан тоткарлана, мәхкәмә 5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Бу — әлеге маддә нигезендә минималь мөддәт. Мәхкәмәдә ул гаебен тулысынча таныды, хәтта яңадан сугышка барырга ризалыгын бирде. Ләкин аңа "юк, теләсәң, сугышка колониядән барырсың" диделәр. Прокурор миңа әйтә, "шартлы мөддәт кебек җиңел хөкем карары башкаларга тискәре үрнәк күрсәтә — "самоволка"га китәм дә, миңа берни булмый дип уйлаячаклар" ди. Ул кешене мотлак утыртырга кирәк дип саный. Алай гына да түел, минем минимальдән дә әзрәк мөддәт сорауны "җәмгыять мәнфәгатьләренә каршы бару" дип атады. Хөкем карары үз көчендә калды.

Адвокат сүзләренчә, ул әлеге маддә нигезендә тагын берничә кешене яклый һәм аңа тагын солдатларның сәламәтлеге һәм түләүләр турында да мөрәҗәгатьләр күп килә.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.
  • Башкортстаннан Украинадагы Русия башлаган сугышта 1200дән артык ирнең һәлак булуы билгеле. Бу Азатлык ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмат. Анда бары тик җәсәдләре кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә керә.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG