Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үскән


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Киләсе елларда финанслар тагын да артыр дип көтелә.

Татарстанда фән өчен чыгымнар арткан, киләсе елларга да өстәмә финанслар бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген республика президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Татарстан фәннәр академиясенең еллык утырышында белдерде.

"Соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр фәнни тикшеренүләр өлкәсендә эшләүчеләр саны 14 мең кешедән артып китте. Фән өчен эчке чыгымнар 20 процентка үсте", диде ул.

Шул ук вакытта Сәфәров республикада фән өчен күпме акча тотылуы турында әйтмәде.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов 2024-2026 елларга исәпләнгән Татарстан фәнни-технология үсеше програмында өстәмә 723 млн сум бүленүен хәбәр итте. Бу акчалар фәнни мәктәпләргә ярдәм итү һәм проект үсеше өчен тотылачак. Киләсе елда ул төп игътибар уйлап табу проектларына биреләчәк диде.

Миңнеханов хәбәр итүенчә, 2024 елда Казанда Төрки дөнья фәннәр академияләре берлеге генассамблеясы утырышы узачак. Бу Татарстан һуманитар фәнен таныту өчен әһәмиятле дип саный ул.

2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.

Быел Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Академия моңа кадәр мөстәкыйль оешма булып эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын үзенә берләштерде. 2020 елда зур шау-шу купканнан соң Тарих инстититуты үзенең мөстәкыйльлеген саклап калган иде.

Ел дәвамында Татарстан фәннәр академиясе белән Башкортстан фәнни даирәсе арасында каршылыклар күзәтелде. Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" дигән конференциясенә Казан тарихчыларына килергә рөхсәт итмәделәр. Соңрак Казанда Евразия даласын өйрәнү Халыкара үзәге төзелде. Моны белгечләр Уфага җавап буларак эшләнде дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG