Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төнлә Русия гаскәре янә Украинага һөҗүм иткән


Одесса өлкәсенә ясалган һөҗүм нәтиҗәсе
Одесса өлкәсенә ясалган һөҗүм нәтиҗәсе

Ул хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә.

Конотоп шәһәренә булган һөҗүм аркасында 3 кеше яраланган. Күпфатирлы йортка һәм машиналарга техник ярдәм күрсәтү станциясенә зыян килгән, янгын килеп чыккан.

Харьковка русияләр С-300 һәм Х-22 ракетлары белән аткан дип белдерә шәһәр мэры Игорь Терехов. Аның сүзләренчә, төнлә һәм иртән шәһәргә кимендә 12 ракет килеп төшкән.

Львовка 10 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән, ди шәһәр мэры Андрей Садовый. Корбаннар турында мәгълүматлар юк.

Одессада бәреп төшерелгән пилотсыз очкычның калдыклары күпкатлы бинага килеп төшкән, янгын башланган. Ул хакта өлкә хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итә.

Бүген иртән һава тревогасы Украинаның барлык территориясендә эшләгән. Запорожье белән Днепрда шартлаулар булган. Кораллы көчләрнең Һава көчләре Киев халкын качып торырга чакырган.

Украинаның күзәтү каналлары ракетлар шушы мизгелдә Полтава һәм Киев өлкәләренә таба оча дип яза. Би-би-синың Урыс хезмәте дә Русия хәрбиләре җибәргән ракетлар Украинаның көнбатышына таба хәрәкәт итә дип хәбәр итә.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG