Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин вазифасыннан китә


Артем Хохорин
Артем Хохорин

"Бизнес Онлайн" мәгълүматынча, ул үзе рапорт язган һәм шимбә министрлыкта эшләүчеләргә игълан иткән.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан башлыгы Артем Хохорин вазифасыннан китә. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Онлайн" яза.

Басма мәгълүматынча, ул үзе рапорт язган һәм шимбә министрлыкта эшләүчеләргә игълан иткән. Әлеге карарның сәбәпләре билгеле түгел диелә.

Хохорин рапортны башта ялга, анары эштән китү турында язган. Фәрманны Русия президенты Владимир Путин имзаларга тиеш. Министр урынына вакытлыча Хохоринның урынбасары Алексей Соколов калып тора.

52 яшьлек Хохорин республика эчке эшләрен 2012 елдан бирле җитәкләде. Моңа кадәр Мари Илендә шул вазифада эшләгән иде.

Хохорин министр булган чакта активистларга басым зур булды, митингларда полиция аерым көч белән халыкны куды, тоткарлады.

2019 елның декабрендә Осиново янында экологик активистларның чатыр лагерен җимереп ташлаганан соң, Татарстан полициясе ягына җәмәгатьчелектән генә түгел, Русия эчке эшләр министрлыгыннан да тәнкыйть яңгырады. 20 декабрдә Тукай районы Новотроицки авылында полиция өйрәнүләрендә балаларны катнаштырганнан соң Хохорин Русия МВД җитәкчесе Владимир Колокольцевтан кисәтү алды.

Хохорин шулай ук өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кирәк дигән иде. Гаиләдә укучыларны, хосусый мәктәпләргә күчүчеләрне радикал ислам карашындагы мөгаллимнәр тәрбияләргә мөмкин дигән уйларын белдерде министр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG