Яңа башланган 2024 елдан ниләр көтәргә? Халыкара мәйданда нинди мөһим вакыйга бөтен дөньяга тәэсир итә алыр, Русия Украинадагы сугышта уңышка ирешә алырмы, илдә президент сайлавы алдыннан сәяси басым артырмы?
Бу һәм башка бик күп сорауларны сәясәт белгече Руслан Айсинга бирдек. Ул Татарстан элитасы хәзер үзен саклау белән генә мәшгуль, шуңа республика мәнфәгатьләрен яклап тормас, Хәбиров исә Мәскәү өчен генә тырыша, шуңа ул башлыктан военкомга әйләнде дип саный.
— Глобаль, бөтен дөньяга да тәэсир итәрлек вакыйгалардан башлыйк. Быел дөнья күләмендә нәрсәләрне күзәтергә кирәк, нәрсә безгә дә йогынты ясый алачак дип саныйсыз?
— Беренче чиратта, мин Америка кушма штатларында президент сайлауны атар идем. Ул бүген үк киеренкелек тудыра, чөнки Трамп бик актив рәвештә хакимияткә омтыла. Аңа юл хәзер дә ачык дияр идем, ләкин каршылык та бар, мисал өчен төрле штат мәхкәмәләренең аңа сайлауда катнашырга тыйган карарлар да бар (Әлегә Колорадо һәм Мэн штатлары Дональд Трампка президент сайлавында катнашырга тыйды, ләкин бу карар әле шикаять ителә — ред.).
Сайлауда кемнең җиңәчәген әлегә әйтеп булмый, әлбәттә, ләкин мин хәзерге президент Джо Байденның рейтинглары югары булмауны әйтеп узар идем. Социологик сораштырулар даими үткәрелә, сайлауда Байден белән Трамп катнашса, Трамп җиңүен фаразлаган сораштырулар да бар. Бу сайлау Америкада фетнә, хәтта ватандашлар сугышына китерә ала дигән фикерләр дә бар, мин моны реаль дип әйтер идем. Һәрхәлдә, Америкада хәзер эчке кризис сизелә, җәмгыять икегә бүленгән.
Русиянең Украинага каршы сугышы да бу ике илнең үз эше дип әйтергә мөмкин
Бу сайлауны юкка гына әйтеп узмадым, чөнки аның нәтиҗәсе бөтен дөньяга тәэсир итәчәк. Беренчедән, Трампның рәсми програмы – America first, ягъни, Америка беренче. Ул җиңгән очракта, Европа үз проблемнарын үзе хәл итү ихтималы югары, Русиянең Украинага каршы сугышы да бу ике илнең үз эше дип тә әйтергә мөмкин. Ул берничә тапкыр әйтте: янәсе, мин президент булсам, Путин белән Зеленскийны бер өстәл артына утыртып, аларны килештерәм. Әйтергә кирәк, Трамп Путинны якын күрә.
Трамп җиңгән очракта НАТОның Америка тарафыннан финанслануы да кимергә мөмкин. Трамп шулай ук Кытайны Американың идеологик дошманы дип саный, чын сугышка җитмәсә дә, Америка-Кытай мөнәсәбәтендә киеренкелек артырга мөмкин.
— Трампның җиңүе Русия хакимиятенә файдага булып чыгамы?
— Әйе, әлбәттә, Русия җитәкчелеге өчен бу бик яхшы сценарий.
Хәзер дөньяда уңчы карашлы, кайбер очракта хәтта "диктаторлык" төсмере булган намзәтләрнең хакимияткә килү тренды бар. Италиядә сайлауда үтә уңчылар җиңгән. Франция һәм Германиядә дә соңгы сайлауларда уңчылар уңышы күренә. Аргентинада да без моны күрдек, анда президент сайлавында Һавьер Милей җиңде, ул Трамп яклы кеше (Милей – дөньяда беренче либертариан карашлы президент – ред.). Ул да тренд юнәлешендә сайланган кеше. Шуңа күрә Трампның хакимияткә килүе мантыйклы була ала.
Путин да бу "трендка" керә. Шуңа аңа Америкада Трампның җиңүе дә уңышлы булыр.
— Русиягә якынрак вакыйгаларга килик. Украинага каршы Путин башлаган сугыш инде 2 ел диярлек дәвам итә. 2023тә аннан күпне көттеләр, Украина контрһөҗүменә өметләнделәр, ләкин ул үзен акламады. Хәзер Русия күп юнәлештә һөҗүм итә дигән хәбәрләр килә. Сезнеңчә, бу елда сугыш нинди юнәлештә барачак? Америка, Европадан Украинага хәрби ярдәм кимү уңаеннан Русиянең җитди уңышлары була аламы?
— Русиянең җитди уңышлары булмастыр, мөгаен. Һәрхәлдә әлегә без ике якның да стратегик яктан берни эшли алмавын күрәбез. Теге яки бу як бер-ике километрга фронтны этә аладыр бәлки, ләкин бу бик кечкенә һәм локаль уңыш, стратегик яктан фронт сызыгы артык үзгәрер дип уйламыйм.
Русия өчен хәзерге вазгыять бик кулай. Ул Украинаның бер өлешен басып алды
Русия өчен хәзерге вазгыять тә бик кулай. Чөнки ул инде Украинаның бер өлешен басып алды. Ул аны тотачак, кулыннан җибәрмәскә тырышачак. Русиянең резервлары бар, ул даими рәвештә Украинаны утка тота, шәһәрләргә бомбалар ата, инфраструктура һәм энергетикага зур зыян китерә. Украина исә тулысы белән хәзер Көнбатыш илләргә бәйле. Финанс яктан да, хәрби мәсьәләдә дә бәйле.
Украина өчен җиңел вакыт түгел, әлбәттә, армиясендә кешеләр җитми. Беләсездер, хәзер анда мобилизация шартларын үзгәртү турында фикер алышулар арта. Бу аңлашыла да, чөнки сугыш озак дәвам итә, кешеләр үлә, күп кешеләр яралана, психологик яктан да кешеләр озак сугышудан арый, аларны алыштырырга кирәк.
Русиянең ресурслары күпкә күбрәк, әлбәттә. Илдә халык саны да зур, хакимият сугышка төрмәдә утыручыларны һәм мигрантларны да күпләп җәлеп итә. Русиянең акчасы да күп, санкцияләр әлегә икътисадка зур зыян китермәде. Шуңа күрә Русия быел басымын дәвам итәчәк, Украинада исә бу ел бик авыр булачак. Халыкта да ризасызлык бар, кешеләр сугыштан арый.
— Быел Русиядә дә президент сайлавы үткәрелә. Бу сайлау нәрсәгәдер тәэсир итәме, әллә ул формаль рольне генә үтиме? Гомумән, сайлауга бәйле ниндидер үзгәрешләрне көтәргә мөмкинме?
— Үзгәрешләр булырга мөмкин, әлбәттә. Беренче чиратта, Путин яңадан сайлангач, яңа хөкүмәтне һәм премьер-министрны билгеләргә тиеш. Мин бу яңа куелган хөкүмәт башлыгына игътибар белән карар идем. Чөнки ул Путиннан соң калачак кеше булырга мөмкин.
Гомумән, мин Путинның сайлаудан соң әкренләп үз эшләрен дәвамчысына тапшырып, әкренләп китү ихтималын да инкяр итмим. Бәлки, аның югары дәрәҗәдә сөйләшүләре дә барадыр. Бик дәшмәсә дә, Русия элитасында да ризасызлык зур. Аларга бит чит илләргә чыгарга кирәк, читтәге активларын кулланырга кирәк, ә хәзер алар берни эшли алмыйлар. Барыбер, Русия дөнья системына кергән дәүләт.
Брежнев, Андропов, Черненко киткәч, аннан соң Горбачев килде. Сәяси системда "разрядка" башланды. Шуңа бәйле мин Путинның китүен дә реаль дип саныйм.
— Президент сайлавына бәйле илнең сәяси кырында нәрсә көтеп була? Болай да кырыс вазгыятьтә тагын да ныграк кырыслану булачакмы? Әллә президент сайлавы уңаеннан бераз "йомшарту" ихтималы да бармы?
— Сайлауга бәйле кырыслану гына булачак, сәяси басым артачак дип уйлыйм. Бюрократиягә "эчке мобилизация" кирәк. Ул булган вакытта, имеш-мимешләр булырга мөмкин түгел. Дунцова исемле хатынны күрдек, ул үз намзәтен президентлыкка тәкъдим итте, кертмәделәр. Әлбәттә, бу да Кремль проекты булырга мөмкин, төгәл белмим, мисал өчен, Русия президенты идарәсе шул намзәт аша җәмгыятьтәге хәлгә "тест" ясарга мөмкин.
Җәмгыятьтә үзгәрешләргә, яңа кешеләргә ихтыяҗ бар
Әмма җәмгыять тарафыннан үзгәрешләргә, яңа кешеләргә ихтыяҗ бар, монысы күренә. Сугышка бәйле түгел, кеше тормышын яхшырту мәсьәләләрен күтәрүчеләргә ихтыяҗ бар. Путин риторикасында бу юк, аның сүзләрендә гел сугыш һәм Көнбатышны сүгү генә. Кеше моннан инде арыган.
Путин системы моннан курка, шуңа күрә аңа куркыныч тудыра алган бөтен кешеләргә сәяси басым бара һәм булачак. Иҗтимагый фикер лирдерларын йә утырталар, йә читкә этәләр, йә авазын томалыйлар. Моны Мәскәүдәге "шарә җыен" тирәсендә чыккан низаг мисалында да күрдек. Илдә бөтен өлкәдә тоталь идеологик идарә булырга тиеш. Аннан тайпылу рөхсәт ителми.
Шуңа быел репрессияләр дәвам итәчәк, каршы чыгучыларга басым арта барачак дип уйлыйм.
— Басым тагын да артырга мөмкинме? Сәяси кыр инде тулысынча диярлек чистартылган кебек..
— Мин хәзерге вакытта барган сәяси процессларны СССР вакытындагы 1933-1934 елгы процессларга тиңләр идем. Ул чакта илдә "кече террор" булган, 1937 елда ул "олы террор"га күчкән. Без 1937 елны яхшы беләбез, ләкин ул 1929 елларда ук башланган, аеруча 1933-1934 елларда булган.
Бу безгә 1937 елны көтәсе дигән сүз түгел, ул бездә булмаска да мөмкин. Сәяси процессларның ничек китәчәгеннән тора. Ләкин Путин системының ул чактагы көче һәм концептуаль нигезе дә юк. Аңа бөтен яктан "олы террор" оештыру кыен булыр.
Хәзерге вакытны Сталин системы белән еш кына чагыштыралар, ләкин мин тарихчы буларак моңа скептик карыйм. Сталин системы тоталитар булган. Хәзерге Путин системы - "кырыс авторитар". Ул тулы тоталитар системга күчә алмас, чөнки аның эчке ресурсы юк дип уйлыйм.
— Узган ел Татарстан өчен сәяси яктан авыр булды. Конституция нык туналды, аннан суверенитет һәм ватандашлык турында сүзләр алып ташланды, республика президентсыз калды. Бу сезнең фаразларга туры килде. Ә 2024 елда республикага ни көтәсе?
— Кызганычка, сәяси чигенүләр быел да булачак. Бер яктан, Мәскәү үз сәясәтен дәвам итә, ул идеологик яктан басым ясый. Икенче яктан, Татарстанның үзенең көрәшергә нияте һәм кече дә юк. Мин дәүләт даирәләрен әйтәм. Милли җәмәгатьчелек, зыялылар моның белән риза түгел, ләкин аларның фикерләрен беркем дә сорамый инде.
Хәзерге Татарстан элитасы үзенә бер максат куйды - ничек тә булса исән калырга, малларын, кәнәфиләрен саклап калырга. Кечкенә, зәгыйфь статусларын саклап калырга тырышалар.
Татарстан элитасы үзенә бер максат куйды - ничек тә булса исән калырга
Бу мәсьәләдә Ханбиковны кулга алу вакыйгасын искә төшерер идем (2023 елның 20 декабрендә ФСБ "Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны кулга алды). Бу чекистлар көне алдыннан булган хәл. Ике ел элек нәкъ бу вакытта Илшат Гафуровны да кулга алдылар. Димәк, бу Мәскәүдән килгән ишарә. Бу – символизм. Сугыш символик яссылыкта да бара, без күрмәгән, ишетмәгән әйберләр дә күп бит. Бу Татарстанга ачыктан ясалган ишарә.
Татарстан элитасы инде күптәннән курку хәлендә калды. Димәк, тел мәсьәләсен күтәрмәячәкләр, дәүләт статусы юк. Татар конгрессының статусы юк дәрәҗәсенә төшете, сабантуйлар гына калды. Әкренләп, Татарстан сәяси субъектлыгын югалта бара.
Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәчәк. Анда кемне сайлаячаклар? Сугыш ветераннарынмы? Ә бит моңарчы безнең парламентта милли темалар, мәгариф проблемнары, тел мәсьәләсе күтәрелә иде. Хәзер яңа депутатлар арасында бу темаларны күтәрүчеләр буламы? Бу да мөһим сорау. Ләкин мин моңа бик шикләнәм.
— Башкортстан элитасында сәяси субъектлык өчен көрәш бөтенләй юк. Радий Хәбировның актив рәвештә яңа батальоннар җыюын күрәбез, гомумән, сугышта үлемнәр саны белән республика Русия дәрәҗәсендә беренче урыннарга чыкты. Быел Башкортстанда ниләр көтеп була дип уйлыйсыз?
— Башкортстанга табутлар күп кайта шул, сугышта үлүчеләр саны арта. Күрәсең, җәмәгатьчелектә әле туганнары үлгәннәрнең "критик массасы" юк. Аерым кешеләр эчтән моны тәнкыйтьли, үзара сөйләшә, ләкин аларның саны әле күп түгел дип күренә.
Сәяси структуралар, сәяси хәрәкәтләр булмаса, ризасызлык массасын оештыручы да булмас. Ә дәүләт, махсус күзәтү оешмалары моны зур игътибар белән күзәтеп бара. Хәбиров инде җөмһүрият башлыгы түгел, ул үзен военком итеп күрә кебек. Аның сүзләрендә дә гел "сугыш, сугыш". Башкортстанда социаль, икътисади проблемнар турында сөйләшүләр юк диярсең. Ни өчен? Чөнки Хәбиров Мәскәү өчен эшли, Мәскәүгә яраклашырга тели. Ә Мәскәүгә бу гына кирәк.
Татарстанда сәяси яссылык бераз катлаулырак. Ә Башкортстанда Хәбиров командасы аны бик гадиләштерде. Шул ук вакытта, Башкортстанда протест, каршылык күрсәтү потенциалы күпкә күбрәк. Ул көтелмәгән вакытта чыгарга мөмкин. Без моны Куштау белән күрдек. Берәр коммуналь түләүләргә бәйле протест та барлыкка килергә мөмкин. Ә ул сәяси төсмер алачакмы, юкмы – бу Русиядәге сәяси вазгыятькә бәйле булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум