Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте коронавирус чикләүләре бар дип "СтопБашРТС" хәрәкәтенә митинг уздырырга рөхсәт итмәгән


Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

Җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы чараны рөхсәт итмәгәннәр. Тик Альберт Рәхмәтуллин Хәбировны хуплап митинг үтте бит ди. "Республикада әле дә коронавирус пандемиясе икән, димәк, Хәбиров аны тарату өчен, төбәкнең бөтен очыннан махсус рәвештә 50 мең кешене мәйданга җыйган буламы?" ди ул.

Башкортстанның "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте Уфада җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы митинг уздырмакчы булган. Тик активистларга коронавируска каршы чикләүләр бар дип, чараны үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта бүген, 29 гыйнварда, үзенең Telegram-каналында хәрәкәт активисты Альберт Рәхмәтуллин язып чыкты.

"Инде өч ел буе безнең "СтопБашРТС" хәрәкәте һәр җылылык бирү чорында җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы митинг үткәрмәкче була. Тик безгә кайчан карама Башкортстан башлыгының коронавирус таралу сәбәпле керткән "югары әзерлек тәртибе" гамәлдә булуга сылтаналар һәм рөхсәт бирмиләр", дип сөйли активист.

"Шулай да без узган атнада Радий Хәбировны хуплап күп меңлек митинг үтүен белдек. Димәк, ул имзалаган фәрман инде гамәлдән чыккандыр дип уйлап митинг үткәрү турында хәбәр җибәрдек", дип яза ул. Әмма активистларга чараны уздырырга рөхсәт итмәгәннәр.

"Бу ничек була соң әле! Әгәр республикада әле дә коронавирус пандемиясе икән, димәк, Радий Хәбиров йогышлы чирне алга таба да тарату өчен, төбәкнең бөтен очыннан махсус рәвештә 50 мең кешене мәйданга җыйган, моны алар бер-берсенә чир йоктырып районнарына кайтып китсен өчен эшләгән буламы??? Бу чарада бит социаль дистанция белән битлек кию тәртибе дә сакланмады, әле тере Хәбировны күрү шатлыгыннан кешеләр бер-берсе белән кочаклаша һәм үбешә дә башлады. Бу нәрсә була соң? Анна Казак (Башкортстанның баш санитар табибы - ред.) һәм аның Роспотребнадзоры кая карый?", дип фикер белдергән Альберт Рәхмәтуллин.

Моңарчы активист Башкортстанда кыш салкынрак, тарифлар да түбәнрәк булырга тиеш дип фикер белдергән иде.

"Безнең төбәкне башка төбәкләр, бигрәк тә Мәскәү белән чагыштырырга ярамый. Әйе, анда тарифлар кыйбатрак. Ләкин Башкортстанда кыш салкынрак, җылылык та күбрәк кирәк. Аннары Мәскәүдә халыкның керемнәре Башкортстан кешеләре белән чагыштырганда 2-3 тапкырга югарырак", диде ул

  • Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. 26 гыйнварда Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырылды.
  • Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренде. Мәсәлән "Осторожно новости" Telegram-каналына бер дәүләт хезмәткәре сөйләвенчә, хакимиятләр концертка халыкны мәҗбүриләп җыйган. "Районнан 150 кеше, шәһәрдән кимендә 1000 кеше таләп итәләр" дигән ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG