Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә күзәтү камералары санын дүрт тапкырга диярлек арттырмакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Русия буйлап 1,2 млн күзәтү камерасы куелган. Аларның санын 3,8 млн итмәкчеләр.

Русиядә күзәтү камераларын шактый арттырачаклар. "Дигитал икътисад" форумында Русия дигитал үсеш министры урынбасары Дмитрий Угнивенко хәзерге вакытта кулланышта булган камераларга өстәмә рәвештә 3,8 млн күзәтү камерасы кую һәм аларның бөтенесен төрле шәкли фәһем (ясалма интеллект) системнарына тоташтыру - өстенлекле максат булып тора диде.

Хәзерге вакытта Русиядә "Имин шәһәр" һәм башка проектлар кысаларында 1,2 млн күзәтү камерасы эшли. Аларның 30 проценты ясалма интеллект системнарына тоташтырылган. Димәк камераларны дүрт тапкыр диярлек арттырырга телиләр.

"Төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең видео-күзәтү системнары канун бозуларны булдырмау өчен төп фактор булып тора, ә ясалма интеллект, рәсемнәрне эшкәртү ярдәмендә алар коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын да карарга булыша", дип аңлаткан Угнивенко.

Аның әйтүенчә, ачыкланган җинаятьләрнең 62,4 процентын күзәтү системнарындагы белешмәләрне кулланып тикшергәннәр. Киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән җинаятьләрне ачуны 30 процентка арттырмакчылар.

  • Быел гыйнвар аенда Татарстан дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин республикада 2024 елда җәмәгать урыннарына тагын бер мең видеокамера куячакларын әйткән иде. Шулай итеп "Имин шәһәр" програмы кысаларында камераларның саны 100 меңгә җитәчәк.
  • Башкортстанда да хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алырга ниятлиләр. Югары сизгерлекле 72 IP-камера һәм 11 видеосервир өчен 5 млн 114,6 мең сум бүлеп түләячәкләр. Камералар төнлә дә төшерә алырга сәләтле булырга тиеш. Акчалар республика бюджетыннан бүленә.
  • Моңарчы Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятләүләре билгеле булды. Ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаткан иде Сбербанкның Башкортстан бүлеген җитәкләүче Азамат Салихов.
  • Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
  • Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG