Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәләре Баймактагы протест чаралары белән бәйле 152 административ эшне караган


Баймактагы каршылыклар
Баймактагы каршылыклар

Иң күп эшләрне Баймак районы  мәхкәмәсе  караган - 82 административ эшнең 56сы полициягә буйсынмау турында, 26сы митинг үткәрү тәртибен бозу турында булган.

Башкортстан мәхкәмәләре Баймактагы протест чаралары белән бәйле 152 административ эшне караган. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтендә "Коммерсантъ"ка әйткәннәр.

Басма язуынча, административ эшләр полициягә буйсынмау һәм митинг уздыру тәртибен бозу маддәләре нигезендә ачылган булган.

Иң күп эшләрне Баймак районы мәхкәмәсе караган - 82 административ эшнең 56сы полициягә буйсынмау турында, 26сы митинг үткәрү тәртибен бозу турында булган.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә полициягә буйсынмау турында - 27, митинг үткәрү кагыйдәләрен бозу турында - 10, җәмгысе 37 эш каралган.

Калган административ эшләргә килгәндә, митинг уздыру тәртибен бозу турындагы эшләр Белорет районара мәхкәмәсендә (9 эш), Әбҗәлил район мәхкәмәсендә (4 эш), Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә (2), Күгәрчен районара (2), Сибай шәһәр (2) һәм Стәрлетамак шәһәр (2) мәхкәмәләрендә каралган.

Ә полициягә буйсынмау турындагыларын Сибай шәһәр мәхкәмәсе (8 эш), Гафури районара мәхкәмәсе (2 эш) һәм Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе белән Зилаер районара мәхкәмәсе (берешәр эш) караган.

Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарлаулар да булды. Моңарчы "Аспекты" 4 февральгә "Баймак эше" нигезендә 52 кеше тоткарлануын җиткергән иде. Аларның берсе - Рифат Даутов автозакта үлде, Дима Дәүләткилдин белән Айсыуак Яугастинны туганнары әйтүенчә, тоткарлаудан соң кыйнаганнар.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG