Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда генетик яктан туры килмәгән парларга өйләнешүне тыярга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янәсе, бу сәламәт балалар тусын өчен кирәк. Шул ук вакытта Башкортстан хезмәт министры Ленара Иванова бу фикерне "фашизм" дип атаган.

Башкортстанда кайбер медицина хезмәткәрләре яшьләр өйләнешкән чакта ЗАГСка генетик яктан туры килүләре турында белешмә тапшырырга тиеш дип саный. Әгәр шундый белешмә булмаса, яшьләргә никахларын теркәүне тыярга тәкъдим итәләр. Бу киләчәктә пардан сәламәт балалар тусын өчен кирәк дип аңлатыла.

Әлеге тәкъдимне бүген, 7 февральдә Башкортстан Дәүләт җыенының сәламәтлек саклау комитеты утырышында комитет рәисе Салават Харасов җиткерде, дип яза "РБК",

"Без бит сәламәтлек саклау комитеты, генетиклар, табиблар, галимнәр белән аралашабыз. Балалар тууын арттыру турында сөйлибез дә, әмма башка ягы да бар: балалар генетика белән бәйле авыру булып туа. Аерым бер табиблар сәламәт балалары тусын өчен ЗАГСка егет белән кызның генетик яктан туры килүе турында белешмә китерүен сорарга тәкъдим итә. Мәҗбүр итәргә. Шунсыз язылыштырмаска", дигән ул.

Башкортстан хезмәт министры Ленара Иванова бу фикерне "фашизм" дип атаган.

"Ниндидер фашизм бу. Сезне аңлыйм, мин дә сәламәт балалар тууын бик телим. Тик бу Спарта сыман була. Инвалид балаларның саны даими артып тора, аеруча психик, нерв бозыклыклары булган балалар саны арта. Бу яктан коточкыч хәлләр бездә - аутизм арта, шундыйрак авырулар. Аңлавыбызча, ата-аналарның стрессы соңрак балаларда чагылыш табадыр", дигән Иванова.

Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев депутатлар бу тәкъдим турында фикер алышмый, дип белдергән. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

"Әлбәттә, өйләнешкәндә мәҗбүри генетик экспертиза кертү турында сүз бармый. Кешеләр кемнән һәм кайчан бала табарга икәнен үзләре хәл итәргә хокуклы", дигән ул.

  • Башкортстанның күршесе Татарстанда да инвалид балалар санының артуы күзәтелә. 2023 елның 1 маена инвалидлыгы булган 283 мең кеше теркәлгән, аларның 266 меңе – өлкәннәр, 17 меңе – балалар (0,5 проценты). Чагыштыру өчен: 2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең. Шул ук вакытта зурлар арасында инвалидлар саны акрынлап кими бара диелә.
  • 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 19,8 мең пар өйләнешкән. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG