Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Путиннан Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорый


Ана-ватан һәйкәле
Ана-ватан һәйкәле

Шул ук вакытта Рәсүл Ахияретдинов һәйкәлнең кайсы "оят җирләрен" каплыйсын әйтми.

Тумышы белән Башкортстаннан булган җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Ахияретдинов Русия президенты Владимир Путинга видео яздырган. Ул Волгоградтагы "Ана-ватан" һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорый. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

"Владимир Владимирович, сезнең белән безнең Анабыз мондый кыяфәттә була алмый", ди ул. Ахияретдинов һәйкәлне төзәтүне сорый.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм. Мондый мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә хәл ителмәвен аңлыйм, шуңа ил президентына мөрәҗәгать итәм", ди ул.

Шул ук вакытта Ахияретдинов һәйкәлнең кайсы "оят җирләрен капларга" икәнен әйтми.

  • Былтыр июль аенда Ана-ватан һәйкәленең күкрәген "кытыклап" видео төшергәне өчен блогер кызга "җирләү урыннарын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.
  • 2018 елда Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыккан иде. Теләге – изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту иде. Тик ул максатына яртылаш кына иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG