Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАГАТЭ башлыгы Курски атом станциясенә килергә җыена


Курски АЭСы
Курски АЭСы

Атом энергиясе буенча Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси киләсе атнада Курски АЭСына килеп китәргә җыена.

Бу хакта ул Financial Times газетына хәбәр итте.

Гросси станциянең җитәкчелеге белән сөйләшергә, электр белән тәэмин итү мәсьәләсен, станциягә илтүче юлларны тикшерергә җыена. Аның сүзләренчә, украин гаскәренең Русия эченә үтеп керә башлавы нәтиҗәсендә станциягә хәзер Украина кораллы көчләре дә һөҗүм итәргә мөмкин.

МАГАТЭ башлыгы сүзләренчә, атом станциясенең сугыш барган җирләргә якын булуы "аеруча зур борчу" тудыра, чөнки ике реактор эшләвен дәвам итә.

Узган атнада Русия Украинаны Курски АЭСына һөҗүм итәргә җыенуда гаепләде. Ул хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова белдерде, ул БМО белән МАГАТЭны "провокация"не хөкем итеп чыгарга чакырды.

Украина бу гаепләүләрне кире какты. "Украинаның анды гамәлләрне кылырга нияте дә, мөмкинлеге дә юк. Русия куркыныч ялганнарны таратуны туктатырга тиеш", - дип язып чыкты Украина Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Георгий Тихий.

Курски АЭСы Курчатов янында урнашкан, шулай ук, ул өлкәнең ике иң зур шәһәре – Курски белән Железногорскидан да ерак түгел. Анда тимер-бетон корылмаларын урнаштыралар дип белдерде өлкәнең башлыгы Алексей Смирнов.

  • Украина гаскәре Курски өлкәсе территориясенә 6 августта керде. Шул көннән башлап Русиянең бу төбәгендә сугыш бара.
  • Украина кораллы көчләре дистәләгән торак пунктын контрольгә алуларын белдерә. Русия хакимиятләре бу мәгълүматны йә кире кага, йә ул хакта берни дә дәшми. Курски өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
  • Курски өлкәсеннән бүгенгә 100 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Эвакуация шулай ук Украина белән чиктәш Белгород өлкәсе районнарында да үткәрелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG