Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировның өч сараен карап торуга биш млн сум тотачаклар


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Акчалар Башкортстан бюджетыннан бүленә.

Башкортстанның югары түрәләре өчен кирәкле сатып алуларны башкаручы 2нче хуҗалык идарәсе республика башлыгы Радий Хәбировның өч сараендагы биләмәләрне тәртиптә тоту өчен кеше эзли. Моның өчен республика бюджетыннан биш миллион сум акча бүлеп бирәләр. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыкты, дип яза "Коммерсантъ".

19 һәм 9 мең дүрткел метр мәйданлы ике объект Уфадагы Зорге урамы 55нче йорт һәм Пушкин урамы 103/1нче йорт адресларында урнашкан. Өченчесе — 430 мең дүрткел метрлысы Кырмыскалы районының Подлуб авыл җирлегендә.

Аукцион 28 февральдә үтәчәк.

Документтан күренгәнчә, бәйгедә җиңүче 31 декабрьгә кадәр юлларны бозлавыкка каршы әйберләр белән эшкәртергш, кар чыгарырга, брусчаткадагы юка бозны ватарга тиеш булачак. Шулай ук аерым алганда агач-куакларга су сибәргә, аларны ашламалар белән эшкәртергә, ябалдашларын кисәргә, авыру агачлар урынына яңасын утыртырга, чәчәк түтәлләре белән газоннарны тәртиптә тотарга, утыргычларны буярга кирәк булачак.

  • 26 гыйнварда Уфада Хәбиров хөрмәтенә зур концерт оештырылган иде. Бу чара Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, үтте.
  • Хәбировтан үзен хуплаттырып концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп иттеләр. Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова "Бу концертка күпме акча тотылган иде!?", дип видео яздырды. Ул концертка киткән акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG