Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда өч кечкенә бала атасын "Баймак эше" нигезендә Уфага алып киткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре башта Айбулат Нигъмәтовны эш урынында тоткарлый, аннары аның өенә барып тентү үткәрә. Алар ирнең бишмәтен эзләгән, янәсе бу бишмәтне киеп ир Фаил Алсыновны яклау чарасына барган булырга мөмкин. Полиция бүлегеннән Нигъмәтовны Уфага алып киткәннәр.

Башкортстанда балигъ булмаган өч бала атасын Баймактагы полиция бүлегеннән Уфага алып киткәннәр. Бу хакта RusNews җиткерә.

Айбулат Нигъмәтовны эш урынында тоткарлаганнар. Соңрак аның Хәйбулла районы Бүребай авылындагы өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәргән. Алар ирнең бишмәтен эзләгән, янәсе бу бишмәтне киеп ул Башкортстандагы халык җыенына барган булырга мөмкин.

Мәхкәмә "рөхсәтсез җыенда катнашкан" өчен ирне җиде тәүлеккә аңминистратив сак астына алган, әмма хатыны әйтүенчә, соңрак Баймак полиция бүлегеннән Нигъмәтовны Уфага алып киткәннәр.

Күптән түгел Башкортстандагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә алты бала атасы Айсыуак Яугастинны тагын ике айга тикшерү изоляторында калдырды.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде: "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" , "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу", "хакимият вәкилләренә карата көч куллану".
  • Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG