Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына 46 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Үлгәненә инде өч көн үтсә дә,  Русиянең төп оппозиционер сәясәтчесенең үлем сәбәпләре әле дә аталмады. ВВС сораштырган белгечләр "әгәр мәетен бирмиләр икән, димәк яшерердәй әйберләр бар", дип саный.

16 февральдә үлгән оппозиционер Алексей Навальныйның җәсәден гаиләсенә бирүне таләп итеп тикшерү комитетына 46 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләрне җыючы "ОВД-Инфо" проекты хәбәр итә.

Навальный Ямал-Ненец автоном бүлгесенең 3нче төзәтү колониясендә үлде. "Новая газета" Навальный гаиләсенә колониядән видеокамераларның язмаларын тапшыруны таләп итеп петиция чыгарган иде, ул 20 меңгә якын имза җыйган

Үлгәненә инде өч көн үтсә дә, Русиянең төп оппозиционер сәясәтчесенең үлем сәбәпләре әле дә аталмады. ВВС сораштырган белгечләр "әгәр мәетен бирмиләр икән, димәк яшерердәй әйберләр бар", дип саный.

Навальныйның гаиләсе мәрхүмнең җәсәден хәтта күрә алмады. Колониядә аның әнисе Людмила Навальныйга Салехардтагы моргка алып киттек диделәр, ә моргта җәсәднең булмавын әйтәләр.

"Медиазона" камераларны караган һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) кортежын тапкан. Басма Навальныйның мәетен аның әнисе колониягә килер алдыннан төнлә Салехардка таба алып китүләрен фаразлый.

Моңарчы "Новая Газета - Европа" үз чыганакларына сылтанып табиблар Навальныйның гәүдәсендә көзән җыеру нәтиҗәсендә барлыкка килә торган күгәргән урыннар булуын ачыклаган, дип җиткергән иде.

Басма чыганаклары Навальный күкрәгендә йөрәккә туры булмаган массаж ясау урыннары ачыклануы турында да сөйләгән.

"Ягъни, алар аны чыннан да тергезергә тырышкан, һәм ул, мөгаен, йөрәге тибүдән туктаудан үлгәндер. Ләкин ни өчен туктаган, әлегә беркем дә бернәрсә дә әйтми", дип нәтиҗә ясаган чыганак.

Мәхкәмә-медицина тикшерүе нәтиҗәләре алынганчы, мәрхүмнең гәүдәсе туганнарына бирелә алмый. Әгәр кайбер биоматериаллар тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрелсә, бу процесс ким дигәндә тагын бер атнага кичектерелергә мөмкин, дип саный басма.

  • Навальныйның матбугат сәркатибе Кира Ярмыш сүзләренчә, Тикшерү комитетында үлем сәбәбе әле ачыкланмаганын әйткәннәр, һәм тикшерү дәвам иткән вакытта мәет туганнарга бирелмәячәк дигәннәр. Гәрчә моңа кадәр, аның сүзләренчә, адвокатларга: "Тикшерү тәмамланды, җинаять эзләре табылмады" дигән булганнар.
  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән. Алексей Навальныйга 47 яшь иде.
  • 14 февральдә Ярмыш Навальныйны 27нче тапкыр штраф изоляторына ябуларын җиткергән иде.
  • Навальный көрәштәшләре әйтүенчә, ноябрь ахыры-декабрь башында аның камерада хәле начарайган. Руслан Шаветдинов һәм Кира Ярмыш оппозиционер сәясәтчене ризыктан мәхрүм итүләрен, җилләткечсез карцерда тотуларын һәм тышта йөртеп керүләрне нык киметүләрен искәртте.
  • 11 гыйнварда Алексей Навальный "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясады.
  • Навальный Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
  • Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Навальный гаебен танымады, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG